Март ае фестивальләргә һәм иҗади бәйгеләргә бай. Әлмәт шәһәрендә узган “Яшь вокалчы” республика конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары романслар һәм классик көйләр башкардылар.

Казанда “Бәллүр йолдызчыклар” Бөтенсоюз фестиваль-конкурсында да “Вокал” номинациясендә Фирдәүс Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге “Юлдаш” вокал ансамбле һәм “Башкару осталыгы” номинациясендә Нәфыйкова Инзилә, Луиза Бакина укучылары Бакин Владислав I дәрәҗә лауреат исемен яуладылар, Ваһапова Дәлилә, Ваһапова Даяна – дипломант булдылар.