tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Премьера: Әтнә театры Казан серләрен ача
Премьера: Әтнә театры Казан серләрен ача

Премьера: Әтнә театры Казан серләрен ача

Галиәсгар Камалның зур сәхнә тормышына ия булмаган сатирик комедиясен 90 елдан соң Әтнә театры чыгарды. «Безнең шәһәрнең серләре» спектакле кичә беренче тамашачыларга тәкъдим ителде.

Галиәсгар Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» спектаклен куярга Камал театры берничә омтылыш ясап караса да, ул куелмый калган. Театр белгечләре аның театрлар игътибарыннан читтә калуын үзенчәлекле язылу стиле белән дә бәйли.

«Безнең шәһәрнең серләре» – Галиәсгар Камалның 1911 елда язылган пьесасы. 1913 елда ул басылып чыга. 1911 елда беренче тапкыр әсәрне “Сәйяр” труппасы куя. 1929 елда Татар дәүләт академия театры тарафыннан куела. Шуннан соң спектакль башка сәхнәләштерелмәгән. 1952 елда өлешчә инсценировкаланган, 1979 елда радиоспектакль эшләнгән.

Пьесада драматург шәһәрнең абруйлы дип саналган кешеләренең чын йөзләрен ача. Болар – кадимчеләр, җәнҗалчылар, исерекләр, бозыклар. Театр, әсәр язылуга бер гасырдан артык вакыт узса да, кешеләрнең үзгәрмәгәнлеген ачыклап күрсәтте.

«Безнең шәһәрнең серләре» спектаклен Әтнә театры “Кече шәһәр театрлары” федераль программасы кысаларында куйды.

Премьераның беренче тамашачылары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Әтнә районы хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм республика матбугатыннан бер төркем журналистлар бар иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/23/183144/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*