Азнакай районы Чубар Абдул авылында «Гәлүш бәйрәме» узган.
Гәлүш авылда да, шәһәрдә дә яз-көз көннәрендә иң кирәкле аяк киеме. «Шәһәр кызы булуыма карамастан, үзем дә бик яратып киям матур ялтырлы гәлүшне, бигрәк тә әнием бәйләп биргән ап-ак йон оекбаш белән. Минем гәлүшкә карата мәхәббәтемне сизеп өлгергән сәнгәть җитәкчем Сирена Гайсина ял көнне „Гәлүш бәйрәме“ уздырырга тәкъдим итте», — ди Чубар Абдул авылы мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.
Интернет аша авылдашлар төркеменә игълан биргәннәр. «Бәйрәм бик күңелле килеп чыкты. Авылдашлар күтәреп алды, бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар», — ди мәдәният йорты директоры.
Резеда Шәрипова