tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай районы Чубар Абдул авылында «Гәлүш бәйрәме» узган
Азнакай районы Чубар Абдул авылында «Гәлүш бәйрәме» узган

Азнакай районы Чубар Абдул авылында «Гәлүш бәйрәме» узган

Азнакай районы Чубар Абдул авылында «Гәлүш бәйрәме» узган.

Гәлүш авылда да, шәһәрдә дә яз-көз көннәрендә иң кирәкле аяк киеме. «Шәһәр кызы булуыма карамастан, үзем дә бик яратып киям матур ялтырлы гәлүшне, бигрәк тә әнием бәйләп биргән ап-ак йон оекбаш белән. Минем гәлүшкә карата мәхәббәтемне сизеп өлгергән сәнгәть җитәкчем Сирена Гайсина ял көнне „Гәлүш бәйрәме“ уздырырга тәкъдим итте», — ди Чубар Абдул авылы мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.

Интернет аша авылдашлар төркеменә игълан биргәннәр. «Бәйрәм бик күңелле килеп чыкты. Авылдашлар күтәреп алды, бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар», — ди мәдәният йорты директоры.

Резеда Шәрипова

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*