tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай районы Сарлы авыл җирлегенә караган Бүләк авылында яңа никахлашучы пар үз тавышларын бирде
Азнакай районы Сарлы авыл җирлегенә караган Бүләк авылында яңа никахлашучы пар үз тавышларын бирде

Азнакай районы Сарлы авыл җирлегенә караган Бүләк авылында яңа никахлашучы пар үз тавышларын бирде

Бүләк авылы сайлау участогы иртәдән үк бәйрәм төсен алды. Үз тавышларын бирергә яңа гына өйләнешкән Илүзә белән Ленар Габделхаковларның килеп керүе ямь өстенә ямь булды.

—     Без бүген бик мөһим адым ясыйбыз — Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Киләчәгебез матур, бәрәкәтле булсын өчен дөрес тавыш бирдек дип уйлыйм, — ди Ленар.  Алар бүгенге әһәмиятле чарага зур гаиләләре белән бергә килгәннәр.

—    Менә шулай бергә-бергә җыелып, эшен дә бергәләп эшлибез, ялларын да күңелле итеп уздырабыз, — ди киленнең әнисе Фәйрүзә ханым. — Бүген дә үз гаиләсе белән олы улым Раил; кечесе Ильяс, башка туганнарыбыз да бергә җыелдык. Алга таба да менә шулай куанып, бердәм, исән-сау булып яшәргә язсын, —дип шатлыклары белән уртаклашып алды ул.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*