tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәтнең яшь пары ЗАГСтан сайлауга барды
Әлмәтнең яшь пары ЗАГСтан сайлауга барды

Әлмәтнең яшь пары ЗАГСтан сайлауга барды

Колотовкиннар гаиләсе туй көнендә тавыш бирде.

Әлмәтнең яшь пары туй көнендә тавыш бирергә булган. Никахларын тантаналы рәвештә теркәгәннән соң, яшь пар 2829 нчы сайлау участогына юл тота.

“Һәр кеше илебезнең киләчәгенә үз өлешен кертергә һәм сайларга тиеш”, – ди Павел Колотовкин.

Билгеле булганча, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак.
Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.

Чыганак: almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*