tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай үзәк китапханәсендә журналист, китаплар авторы Наил Абдуллинның иҗат кичәсе булды
Азнакай үзәк китапханәсендә журналист, китаплар авторы Наил Абдуллинның иҗат кичәсе булды

Азнакай үзәк китапханәсендә журналист, китаплар авторы Наил Абдуллинның иҗат кичәсе булды

Азнакай үзәк китапханәсендә журналист, китаплар авторы Наил Абдуллинның иҗат кичәсе узды. Анда юбилярның каләмдәш дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, авылдашлары, әдәбият сөюче райондашлары катнашты.

Китапханәчеләр оештырган әлеге кичә истәлекләргә аеруча бай булды. Каләмдәш дуслары, олпат журналистлар Ирек Бәдретдинов, Ясир Хөснетдинов, Әсгать Сәгытдинов һәм типография директоры булып эшләгән Илкам Газизуллин Наил Абдуллин белән бәйле җылы истәлекләрен уртаклашты. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.

«Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов юбилярны тәбрикләп, аның газетага керткән лаеклы хезмәтен билгеләп узды. Кичәне туганнары Гөлчәчәк, Наилә, туганнан-туган сеңлесе Гөлфия кичәне концерт номерлары белән бизәде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*