Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында каз өмәсе аерым бер урын тота. Декабрь аенда милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре бирелеп, Азнакай районы Чубар-Абдул авылы, «Ак калфак» 
Урамда салкын кыш. Әмма беребез дә соңга калмыйча бәйрәмгә ашыктык. Кызларыбыз түгәрәкләнеп утырып, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашып алганнан соң, халкыбызның борынгы җырларын җырлый-җырлый, үткәннәрне искә төшереп каз йолкырга кереште.
Бу көнне һәркем үз урынында иде. Берәүләр каз йолыкса, икенчеләр табын әзерләде, коймак кыздырды, каз муеныннан, баш-аякларыннан телеңне йотарлык итеп өйрәле аш пешерде.

Казлар юып, бәке буенда уен уйнап, җырлап-биеп арыганнан соң, өйгә кайтып, казларны урнаштырып, бергәләп түгәрәк өстәл артында ашка җыелдылар. Бик күңелле булды!

Кунак җыю, кунак сыйлау—татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәрде. Өмәдә эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызларыбызга ел буена җитәрлек дәрт бирде. Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булулары ачыкланды.
Азнакай районы “Ак калфак” оешмасы хәбәрләре буенча