tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар бакчасында кызыклы кичә
Балалар бакчасында кызыклы кичә

Балалар бакчасында кызыклы кичә

Кукмара шәһәре №9 номерлы “Миләшкәй” балалар бакчасында  “Ак калфак” оешмасы катнашында “Халкыбыз хәзинәсен онытмыйк” исемле бик күркәм кичә узды.

Анда балалар җырлы-биюле уеннар, түгәрәкләп җырлауны күрсәттеләр, әбиләренә багышлап җырлар җырладылар.

Кунакка килгән дәү әниләр балаларга күрсәткән йон эрләү, чигү, өчпочмак пешерүгә багышланган мастер –классларда балалар бик теләп катнаштылар.

“Әбием сандыгы” өлешендә татар милли киемнәре, уен кораллары, чиккән әйберләр белән таныштылар.

Зөмәрә Зиһаншина, Кукмара

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*