tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Ульяновскта өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешканга 20 ел тулу уңаеннан чараларда катнаша
Милли Шура рәисе Ульяновскта өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешканга 20 ел тулу уңаеннан чараларда катнаша

Милли Шура рәисе Ульяновскта өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешканга 20 ел тулу уңаеннан чараларда катнаша

Бүген, 19 декабрьдә Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев Ульяновск каласында булачак.

Ульяновскта өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешканга 20 ел тулу уңаеннан «Бергә булыйк, бердәм булыйк!» дип исемләнгән тантаналы кичә узачак. Васил Шәйхразиевнең күрше төбәккә килүенең максаты әлеге чарага катнашу. Ләкин кичәгә кадәр ул шактый тыгыз программа кысаларында эшләячәк.

Килеп төшү белән Милли Шура рәисе шагыйрь Кол Галигә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салачак.Соңыннан Ульян өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәгенә, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең җирле филиалына, “Өмет” газетасы редакциясенә, Ульяновскта өлкә татар милли-мәдәни автономиясе офисына, Ульян өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәтенә бару каралган.

Көндезге икедә Васил Шәйхразтев Ульяновскта өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешканга 20 ел тулу уңаеннан «Бергә булыйк, бердәм булыйк!» дип исемләнгән тантаналы кичәгә катнашу өчен Ленин мемориалына киләчәк. Биредә ул шушы чарага махсус әзерләнгән күргәзмәне дә караячак.

Ульяновскта өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешканга 20 ел тулу уңаеннан «Бергә булыйк, бердәм булыйк!» дип исемләнгән тантаналы кичәдә Сембер якларындагы татарларның тарихын яктырткан театральләштергән тамаша, автономия эшчәнлеге турында фильм, Татарстан һәм Ульяновск артистлары концерты, котлаулар, иң уңган-булганнарны бүләкләүләр булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*