tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайдан Мөкатдәсә Хәйруллина йөз яшен билгеләп үтте
Азнакайдан Мөкатдәсә Хәйруллина йөз яшен билгеләп үтте

Азнакайдан Мөкатдәсә Хәйруллина йөз яшен билгеләп үтте

Йөз яшь – күпме, азмы? Әлеге сорауга Тымытык авылында яшәүче Мөкатдәсә апа Хәйруллина елмаеп кына куяр.

– Йөрәк һаман унсигездә кебек, – ди ул.

Йөрәге генә түгел, тәне дә елларга сер бирмәгән: сөбханалла, күз тимәсен, үз аягында йөри, язын кулын сындырганчы бакчасында чүбенә кадәр утаган.  Бер гасыр эчендә ниләр генә күрмәгән башы, шулай да тормышка мәхәббәтен, күңел җорлыгын, шаянлыгын, яшәү тәмен тамчы да җуймаган.

1914 елның 19 сентябрендә Азнакай авылында 3 балалы крестьян гаиләсендә туа ул. Алты яшьлек чагында әтисе үлгәч, әнисенең туган авылы – Тымытыкка күченәләр.

Азнакаем – туган ягым,

Бигрәк якын күңелгә.

Анда үткән бала чагым

Истән чыкмый гомергә, –

дип шигъри юллар белән балачагын сагынуны сөйләп тә бирде әбиебез. Ул гел шулай шигырь белән сөйләшергә ярата диләр күршеләре.

Ике сыйныф кына белеме булса да,  бик зирәк, акыллы була Мөкатдәсә.  Заманында иншене яшелчә бакчасына борып, бер дигән уңыш үстерә ул 5-6 хатын-кыз белән.

– Без ниләр генә кыландырып карасак та, алар кебек булдыра алмадык соңыннан, – ди 73 ел күрше булып яшәүче Әнәс Кашапов.

Берничә ел Үзбәкстан якларында бәхет эзләп тә йөри кыз. Сагыну хисе аны кабат Тымытыкка алып кайта. 1941 елның маенда сабыр, тыйнак, ипле Сабир Шәрипов атлы егеткә кияүгә чыга. Иренә сугыштан исән-сау кайтырга насыйп була. Алар 50 ел барча авылдашларына үрнәк булып, матур, тату гомер кичерәләр.

Ходай тәгалә бала гына бирмәгән үзләренә. Әмма күрше-күлән Мөкатдәсә апа өчен җан атып тора. Әнә, олуг юбилей белән котларга район җитәкчеләре килә дигәч, мул итеп табын да әзерләгәннәр. Россия һәм Татарстан Президентларының Рәхмәт хатларын, районнан өр-яңа суткыч һәм тагын башка бүләкләр тапшыргач:

– Бик нык зурлагансыз, рәхәт яшәгез, – дип йөзъяшәр әбиебез муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдулинның аркасыннан кага-кага рәхмәт әйтте.

Менә ике дистә елдан артык инде аңа социаль хезмәткәр Миңненур Нуретдинова хезмәт күрсәтә, аның килүен кояш кебек көтеп ала ак әби. Алар инде әниле-кызлы сыман булып беткәннәр.

-Мөкатдәсә апа бик чиста, пөхтә кеше. Кашыгына кадәр урынында, – ди Миңненур.

Утын яга торган мичен дә сүттермәгән әби, ап-ак булып алгы өйне бизәп тора.

Ишек алдына чыккач, абзар-кураларга күз салдым. Кайчандыр биредә тавык-чебешләр йөгереп йөргән, сыерлар мөгерәгән, бәрәннәр бәкелдәгәндер. Алар инде еллар басымына түзмичә, сыгылган, шактый таушалганнар. Ә адәм баласы түзем, үз җилкәсендә һәм йөрәгендә бер гасырлык йөкне һәм хисне күтәрә ала.

– И, бирсә дә бирә икән Ходай гомерне дип шаккатып куям! – ди Мөкатдәсә апа көлеп. Юк, күпсенеп, туеп әйтми. –Бигрәк матурланды тормышлар, – дип яшисе килеп әйтә.

 

Резеда ШӘРИПОВА

http://aznakaevo-rt.ru/

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*