Безнең илдә сугыш эзе тимәгән бер генә гаилә дә юктыр әлегә. Мин үзем Зур Рбишча авылында туып-үстем, башкалада яшим һәм бу язмамда сугышның безнең гаиләбездә калдырган эзе турында язып үтәсем килә. Минем бабаем Усман Хөсәен улы Мөхәммәтҗанов 1912 елда Зур Рбишчада туа. Сугыш башлангач әнисен, хатынын һәм дүрт яшьлек бердәнбер баласын – безнең әтиебезне калдырып, сугышка китә. 1943 елда яралана, бераз тернәкләнгәч, отпуск бирәләр һәм ул бер ай авылда килеп тора, августта кабат сугышка китә. Шул ук елның 12 октябрендә тагы да каты яралана һәм Калинин өлкәсендә (хәзерге Тверь) госпитальдә вафат була. Якынча ике дистә ел элек похоронкасын күреп, үземә үзем бабаемның каберен табарга дип сүз биргән идем, әмма похоронкада шәһәр исеме Торопец урынына “Горопец” дип дөрес язылмау сәбәпле, эзләү озакка сузылды, кызым Диана һәм киявем Рәис тырышлыгы белән генә 77 ел үткәч бабаебыз җирләнгән туганнар каберлеген таптык.
Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты – быел 26 гыйнвар көнне туганым Иршат һәм аның улы Шәмил белән Усман бабаебызны барып яд иттек, догалар кылдык, Алла кабул итсен. Авылда яшәүче 83 яшьлек әтиебез Фатех Мөхәммәтҗанов та әтисенең кабере табылуга бик шатланды, әтисез үскән сугыш чоры баласы бит ул һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына бу аның өчен иң зур бүләк булды дип уйлыйм.
Сүз уңаеннан, алар әни белән укырга яраталар, иң яраткан басмалары – “Туган як” газетасы. Хәтта почтальон китергәнен дә көтмиләр, җомга намазына барышлый әти аны почтадан үзе кереп ала.
Бүгенге матур, тыныч тормышлар өчен без сугыш кырларында ятып калган батырларга мәңге рәхмәтле, аларны онытырга хакыбыз юк һәм илебезнең бәйсезлеген соңгы сулышына хәтле намус белән яклаучылар арасында безнең Усман бабаебызның да булуы белән чын күңелдән горурланабыз, урыны оҗмахта булсын.\
Эльмира ХАЙРЕТДИНОВА.
Мәскәү-Зур Рбишча.
“Туган як” газетасы