tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама үзәк китапханәсендә Мансур Ганиевның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Түбән Кама үзәк китапханәсендә Мансур Ганиевның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Түбән Кама үзәк китапханәсендә Мансур Ганиевның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Кичә документаль фильм карау белән башланып китте. Кунаклар Әлки районының тарихы, табигате, истәлекле урыннары, танылган кешеләре белән якыннанрак танышты.

Очрашуның төп өлешендә Әлки районының мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы Мансур Ганиевның “Абдул Салман морзалары” дигән яңа  китабы  тәкъдим ителде.

Күп санлы кунаклар арасында Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе Хәмзә Баһманов, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиевлар бар иде.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*