Әзербайҗанның Баку шәһәрендәге “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының активистлары һәм җитәкчесе Альмяшева Сания “Татарча диктант” акциясендә катнаштылар.
“Мондый акцияләр читтә яшәгән татарлар өчен бик мөһим. Онлайн язсак та, бик шәп булды. Яна сузләр өйрәндек,” – дип искәртә милләттәшләребез.
Акциянең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә
бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган
диктант.