tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алмания татарлары “Татарча диктант” язды 
Алмания татарлары “Татарча диктант” язды 

Алмания татарлары “Татарча диктант” язды 

Бүген дөньяның төрле илләрендә “Татарча диктант” акциясе дәвам итә.

“Күп мәгьлүматлы, тиз заманда игътибар таралып китә. Ә без бүген, бергә җыелып, үзебезнең телебезгә, бер-беребезгә бер сәгать тормышыбызны һәм игътибарыбызны багышлый алдык. Беркая ашыкмыйча туган тел яңгырашын тыңладык, тырышып яздык, татар сүзләре дөньясына кереп киттек. “Кәс-кәс атлаучы купшы кызлар”, “кәләпүшен кыңгыр салган мут егетләр”не күз алдына китердек, “уникешәр бала итәкле күлмәкләр” турында да фикер алыштык. Шулай Казан, Яр Чаллы, Йошкар-Ола, Берлин, Лейпциг, Кёльн, Франкфурт, Штутгарт, Вюрцбург, Аусбург бергәләшеп диктант язды. Төп оештыручы: Алманиянең “Ханым” халыкара берлеге. Диктант текстын Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультетын 2010 елда тәмамлаган Алсу Рәхимова укыды. Диктантны гарәп, латин һәм кирилл графикаларында татарлар гына түгел, хәтта немецлар да язды. Катнашучыларның яше 13тән алып 70кә кадәр. 13 яшьлек Тукай Алманиядә туган, ә 70 яшьлек Рәйсә апа – Марий Элдан. Язучылар арасында докторлар, профессорлар, укытучылар, иҗат әһелләре, икьтисадчылар…

Диктант язылып беткәч, татар җырлары җырлашып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт! Күңелләр күтәрелде, җаннар җылынды, – дип яза милләттәшләребез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*