tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакый Урманче: Уралга барып язу өстәле кадәр зурлыкта 14 мәрмәр таш алып кайттым
Бакый Урманче: Уралга барып язу өстәле кадәр зурлыкта  14 мәрмәр таш алып кайттым

Бакый Урманче: Уралга барып язу өстәле кадәр зурлыкта 14 мәрмәр таш алып кайттым

(Бакый Урманче тууына 125 ел)

Бакый Урманче – сынлы сәнгатьнең аксакалы. Бездән татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кем дип сорасалар Тукай һәм Сәйдәш дибез. Ә татар сынлы сәнгатенә кем күпер салган дисәләр, Бакый ага Урманче дип җавап бирәбез. Нәкый Исәнбәт

“Без Тукайның баш очында Коръән хәтем иттек”

Татар сынлы сәнгатенең беренче профессиональ рәссамы Бакый Урманче хәзерге Татарстан Республикасы Буа районының Күл Черкене авылында 1897 елның 23 февралендә туа. Әтисе Идрис хәзрәт указлы мулла, әнисе Мәхҗүбә абыстай – оста тегүче булалар.

1907 елда Идрис мулла гаиләсе белән Кече Салтык авылына (хәзер әлеге авыл Кама Тамагы районы составында) күченеп китә. Ул чорда Күл Черкене һәм Кече Салтык икесе дә Казан губернасының Тәтеш өязе составына керәләр. Шул ук елда әтисе 10 яшьлек Габделбакыйны Казанга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә илтә.

Мәдрәсәдә укыган чордагы бер вакыйга шәкерт күңеленә гомерлек бер хатирә булып кереп кала һәм киләчәктә иҗаты өчен дә зур роль уйный. Белүегезчә, 1913 елның апрелендә Габдулла Тукай вафат була. “Тукай үлгәч аны Клячкин шифаханәсе палатасыннан салкын бүлмәгә чыгарып куйдылар. Безнең сыйныфны – “Мөхәммәдия” шәкертләрен Тукай үлгән төнне Коръән чыгарга чакырдылар. Без иртә белән Тукайны алып чыкканчы шунда булдык, Тукайның баш очында Коръән хәтем иттек. Тукайның йөзе япма белән генә ябылган килеш иде. Без аны рәхәтләнеп карадык”, – дип сөйли бу турыда Бакый Урманче “Татарстан” радиосы өчен биргән бер әңгәмәсендә.

1913 елдан соң Габделбакый акча җитмәү сәбәпле укуын дәвам итми, яшь егет Урал якларына эшкә китә. Урман да кисә, мөгаллимлек итә, шахтага да төшә. 1916 елда ул Россия армиясенә алынып Урта Азиянең Коканд шәһәрендә хезмәт итә, биредә аның австрияле әсир солдатлардан рәсем дәресләре алуы да мәгълүм.

Сынлы сәнгать һәм Фешиннан калган остаханә

1918 елда Бакый Урманче Глазовтагы рәсем студиясендә, 1919-1920 елларда Казан югары сәнгать-техник остаханәләрендә скульптура һәм графикага укый. 1920-1926 елларда ул Мәскәүдә Югары сәнгать-техник остаханәләрендә нәгышь һәм сынлы сәнгать факультетлары студенты. Мәскәүдә укыган чагында рәссам “Балалар тәрбиясендә сынлы сәнгать” дигән татар телле дәреслек бастыра. Шуны да әйтергә кирәк бу чорда рәссам Татарстанның беренче гербы эскизын да иҗат итә (авт. кызганыч әмма рәссам ясаган герб рәсми рәвештә кабул ителми), Г.Тукайның “Шүрәле” китабын рәсемнәр белән бизәп  бастыра.

Бакый Урманче ике ел (1920-1922) Шәрык телләре институтында да укый, биредә ул шәрык телләре буенча белемнәрен тирәнәйтә.Үзлегеннән алман һәм инглиз телләрен өйрәнә. Биредә укыганда Бакый Урманче шактый күп халык җырларын өйрәнеп кичәләрдә җырлый торган булган.

Мәскәүдән Казанга кайткач Бакый Урманче Казан сәнгать техникумы укытучысы булып эшли. Уку йортына килгән татар шәкертләренә ул аеруча да җылы мөгаләмәдә була. Казахстаннан сәнгать серләренә төшенергә дип килгән булачак шагыйрь Нури Арсланов үзенең хатирәләрендә остазы турында бик җылы итеп искә ала.

Шушы елларда Бакый Урманче укыту эшләреннән тыш актив иҗат итәргә дә вакыт таба, ул “Сепаратор янында”, “Җилкәнле көймәләрдә йөрү”, “Сары күлмәкле кыз” һ.б. картиналарын яза. Рәссамга иҗат итәр өчен Америкага китеп барган Николай Фешинның сәнгать техникумындагы остаханәсен тапшыралар.

Соловки лагере

1929 елның 13 августында Бакый Урманчены кулга алалар. Рәссам кулга алынуының сәбәбен Төркия вәкиллегендә эшләүче күптәнге бер танышы аша яхшы буяулар  табып бирүне сораган  өчен дип уйлый. Ләкин асылда төп сәбәп, 1927 елның маенда бер төркем татар зыялыларының Иосиф Сталинга татар язуының латин графикасына күчерүгә каршы хат әзерләп җибәрүе була (авт. Хатны татар зыялыларыннан 82 кеше хуплый, шуңа күрә ул «82 ләр хаты» дип атала). Әлеге исемлектә рәссамның да имзасы була. Бакый Урманче башта “Черек күл” төрмәсендә, соңыннан “Бутырка”, Кемь лагере һәм ахыргы нокта Ак диңгез уртасындагы Соловки утравында газап кичә.

Кемь лагеренда татарларның «Перековка» дигән стена газетасы чыгарулары да мәгълүм. Тарихчы Булат Солтанбәков әлеге газетаның редакция составында язучы һәм сәясәтче Мәхмүт Бөдәйли, ТАССР дәүләт эшлеклесе, НКВДның элеккеге хезмәткәре Гасыйм Мансуров, сәясәт эшлеклесе Микъдәт Борындыков һәм рәссам Бакый Урманче булуларын ассызыклый. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге лагерьда  ТАССРның Халык комиссарлары советының элеккеге рәисе Кәшшаф Мохтаров та була.

Соловки лагеренда рәссам төлкеләр асрый торган фермада эшли. Гомумән лагерьдагы эшчәнлек ике төргә бүленгән була, бер төркем тоткыннар җәнлекләр фермаларында (авт. җәнлекләрне тире ясау өчен үрчетәләр), ә бер төркеме суүсемнәрдән агар-агар ясый торган лабораторияләрдә эшлиләр. Буш вакытларында Бакый Урманче агачтан уеп уенчыклар эшли, үзешчән җырчы буларак чыгышлар ясый.

Бер әңгәмәсендә Бакый Урманче концлагерьда утырганда Италия кешесе, Таганрог оркестрының дирижеры Леолла белән дуслашуы, аңардан җырлаганда ничек дөрес итеп сулыш алырга икәнен, икенче бер Клыков фамилияле урыс әсиреннән музыка теориясен өйрәнүе турында әйтә.

Лагерьда булган елларында Бакый Урманче Мирсәет Солтангалиев, Сәгыйть Сүнчәләй кебек татарның танылган затлары белән очрашуы турында да сөйли.

1928 елда рәссамның әнисе Мәхҗүбә абыстай вафат була. Калага күченеп киткән әтисе Идрис хәзрәт тә, өч елдан соң – йорт-җирләре һәм мал-мөлкәте тартып алынган килеш 1931 елда дөнья куя. 1930 елда Бакыйның энесе Һади да кулга алынып Соловкига җибәрелә һәм 1937 елда атып үтерелә.

Бакый Урманче лагерьларда 4 ел була. 1933 елда Соловкидан чыкканда аның паспортына “Без ограничений” дигән кәгазь ябыштыралар. Рәссам Казанга кайта, ләкин “сәяси тоткын”ның дус булган кешеләре дә аңа кырын карыйлар. Эшкә урнаша алмагач Бакый Урманче Мәскәүгә китәргә мәҗбүр була. Булачак тормыш иптәше, бөлгенлеккә төшкән Пенза сәүдәгәре кызы Сара белән таныша, тиздән алар өйләнешәләр дә. 1937 елда аларның малайлары Ильдар туа. Шул елда Бакый Урманче Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлегенә әгъза итеп алына.

Өстәп шуны да әйтәсе килә, Сара  беренче ире  атаклы мишәр җыр-бәетләрен башкаручы Хафиз Ишмәмәтовның сөргендә үлде дигән хәбәре килгәч Бакыйга кияүгә чыккан була. Бакый Урманче Сараның Хафиздан туган малае Моратны да үз баласы итеп кабул итә. Әмма көннәрдән бер көнне Хафиз Ишмәмәтов исән-сау килеш тоткынлыктан кайтып төшә. Ул вакытта Сараның әнисе яңа гаиләне җимермәс өчен Хафизга кече кызын димли. Хафиз Сараның сеңлесенә өйләнә. Ике гаилә сугыш башланганчы бер квартирада яшиләр.

“101нче километр”

1941 елның язында казах шагыйре Абайның 100 еллыгына әзерлек башлана, Урманчены Алма-Атага чакыралар. 1941-1945 елларда рәссам гаиләсе белән Алма-Атада яши һәм эшли. Хәрби һәм патриотик темага картиналар, рәсемнәр, акварельләр иҗат итә. Күргәзмәләрдә катнаша. Казахстан фәне һәм мәдәнияте әһелләренең, эвакуацияләнгән рәссамнарның нәкыш һәм графика портретларын ясый. Китап бизәү өлкәсендә эшли.

Сугыштан соң Урманче гаиләсе белән Мәскәүгә әйләнеп кайта, әмма аның үзенә биредә яшәргә юл ябык була. Совет иленең яңа кануннары буенча репрессияләнгән кешеләргә башкалада яшәргә рөхсәт ителми. Язучы Рабит Батулла белән әңгәмәсендә Бакый Урманче бу турыда болайрак сөйли. “1947 елда “Без ограничений” дигән кәгазем юкка чыкты. Органнар чакыртып миңа Мәскәүдән китәргә куштылар. Паспортны алдылар, икенчесен бирделәр. Бу паспорт белән теләсә кайсы җирдә яши алмыйсың. Аның нигезендә Казан, Мәскәү, Союзный республикаларның башкаларында яшәргә рөхсәт ителми. Мине Сәмәркандка сөрделәр. Хатыным һәм баламнан аерылу авыр иде”, – дип искә ала бөек рәссам әлеге авыр чоры турында.

Өстәп шуны гына әйтеп узасым килә, элеккеге сәяси тоткын булучылар Мәскәүдән һәм эре шәһәрләрдән куылалар. Тарихта бу чор турында рәсми булмаган “101нче километр” дигән атама бар, ягъни Мәскәүдә һәм аның янәшәсендәге 100 километр радиуста элеккеге тоткыннарга яшәү тыела. Урманче Петушки шәһәреннән (Владимир өлкәсе) йөреп эшли. Мәскәү белән Петушки арасы 116 чакрым. Ахыр чиктә ул Сәмәркандка күченергә мәҗбүр була. 1949-1950 елларда Урманче рәссамнар берлегенең Сәмәрканд бүлегендә эшли, сәнгать училищесында укыта. Җәен Сәмәрканд янындагы Сачак кышлагында яшәп иҗат итә.

1951-1954 елларда Бакый Урманче Казахстанда яши. 1954 елда рәссамга Советлар Союзының барлык шәһәрләрендә яшәргә рөхсәт ителә.

1956 елда Бакый ага Ташкентка күченә, Театраль-сәнгать институтында укыта, нәкыш буенча курслар алып бара, сынчылык бүлеген ача.Аның күп шәкертләре Үзбәкстанның әйдәп баручы рәссамнары буларак таныла. Гомумән, Урта Азия рәссамнары Бакый аганы үзләренең остазы итеп таный.

Казанга кайту

Бакый Урманче 1958 елда Татарстан АССР хөкүмәте, шәхсән Салих Батыев чакыруы буенча Казан шәһәренә әйләнеп кайта. Аңа фатир һәм остаханә бирәләр. Кызганыч, әмма рәссамның хатыны Сара Казанга күченергә риза булмый.

Казанга кайткач Урманчега карата төртмә сүзләр шактый ишетелә.“Иң таза чагында үзбәкләргә эшләде. Үләргә вакыты җиткәч кенә Казанга кайтты”, –  дип мыскыллаучылар да була.

Казанда Бакый Урманче скульптор буларак зур казанышларга ирешә. “Күп еллар миңа агач һәм таш белән эшләргә мөмкинчелек булмады. Ул вакытта нәгышь рәсем белән эш иттем. Казанга кайткач скульптура белән шөгыльләнә башладым. Мин Уралга барып 14 язу өстәле кадәр зурлыкта мәрмәр ташлар алып кайттым. Остаханә дә, кораллар да табылды.  Скульптура дәвере минем Казанда башланды, ләкин мин Ташкентта ул эшкә тотынган идем инде, Ташкентта мин скульптура факультетын ачтым”, – дип искә ала үзенең истәлекләрендә сынлы сәнгать аксакалы.

Урал мәрмәре, бронза һәм гипстан Бакый ага Кол Гали, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Дәрдемәнд, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Ш.Бабич, М.Җәлил, С.Сәйдәшев, Н.Исәнбәт һәм башка даһиларны мәңгеләштерә.

1967 елда  Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Әмирхан, Г.Кариев, Г. Ибраһимов скульптуралары өчен Бакый Урманче ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Казанда рәссам икенче тапкыр өйләнә дә. Флора Әхмәтованы серле чәчәк, ай гөле – Айгөл дип йөртә Бакый ага. 1967 елда Флора ханым белән Бакый аганың уллары Айдар туа.

Яңа Кырлай авылында Г. Тукай Музей комплексы

1957 елда Мәскәүдә үткән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә катнашырга чакырылган Бакый Урманче күпләр белән очрашып, Кырлай мемориалы турындагы идеясен уртаклашыр кешеләр эзли башлый. Ә инде 1958 елның ахырында, Кырлай урманнарына якынлашам диеп,  дәртләнеп Казанга кайткач аның идеясен күтәреп алган беренче кеше — Сибгат Хәким була. Бакый Урманче Сибгат Хәкимнең Арча җитәкчеләре белән якыннан таныш икәнен белә. Алар да бу фикерне хуплыйлар. Шуннан ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары Мансур Хәсәнов Сибгат Хәким белән Бакый Урманчены Кырлайда үткәреләсе зур бер җыелышка чакыра. Бу очрашуда Бакый Урманче Кырлай урманында торгызылырга тиешле мемориаль комплекс турында сүз алып бара.  Мансур Хәсәнов аның идеясен яклап чыга. 1975-1976 елларда Урманче проекты буенча Яңа Кырлай авылында Г. Тукай Музей комплексы төзелә.

3 меңнән артык графика, 300 картина һәм 100 скульптура

Казанда иҗат иткән чорында аксакал шактый гына исемнәргә, дәрәҗәле бүләкләргә лаек булса. 1972 елда аңа РСФСРның атказанган рәссамы исемен, ә 1982 елда РСФСРның халык рәссамы исемен бирәләр. Бакый аганың иҗаты югары җитәкчелек тарафыннан хупланса да, әмма кызганычка каршы Татарстан АССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Харис Якупов белән дуслыклары булмый. Әлеге ике талантның көндәшлеге Бакый Урманченың 1965-1976 еллардагы көндәлек язмаларында шактый ачык сизелә.

Бакый Урманче 93 яшькә чаклы яшәп бик күп сәнгать әсәрләре иҗат итеп калдырган. Алар арасында 3 меңнән артык график эшләре, 300 дән күбрәк картиналары (нәгышь) һәм 100 дән артык скульптура эшләре бар. Шуның өстенә Бакый ага шактый гына күп шигырьләр, сынлы сәнгать, әдәбият, тарих өлкәсенә кагылышлы күп санлы мәкаләләр авторы да.

Сынлы сәнгать аксакалы 1990 елның 6 августында вафат булып, Казан шәһәренең Яңа бистәдәге Татар зиратына җирләнә, ә Бакый аганың тормыш иптәше, фольклорчы галимә, филология фәннәре кандидаты, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Флора Әхмәтова-Урманче 2007 елда вафат була.

Язмамны Бакый Урманченың үзенең сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

«Мин халкым белән, аның сагышлары һәм бәхете белән бер тормышта яшим. Халкымның сагышы белән шатлыклары – минем дә сагышым һәм шатлыгым».

 

Булат Ибраһимов, “Татарлар” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*