tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтеюганск шәһәрендә татар яшьләре үз проектын булдырды
Нефтеюганск шәһәрендә татар яшьләре үз проектын булдырды

Нефтеюганск шәһәрендә татар яшьләре үз проектын булдырды

Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә Югра төбәге Нефтеюганск шәһәрендә эшләп килүче “Юрүзән” татар – башкорт иҗтимагый оешмасы активлары милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребезне яңадан торгызып, яңартып, заман төсмерләре биреп актив эшчәнлеген югалтмый яши бирә.
Алар Нефтеюганск шәһәре милли – мәдәни үзәгендә “Изге гореф – гадәтләребезне югалтмыйк, аның уникальлелеген саклыйк!” проекты астында бик күркәм чара уздырдылар. Чараны милли – мәдәни үзәкнең активлары, “Яшьләр берлеге” советы белән берлектә башкардылар. Ә чарага өлкәннәр белән бергә яшьләр, гореф – гадәтләребезгә битараф калмаучы балалар килгән иде. “Милли йолалар – рухи байлык”,”Үткәнне өйрәнми торып, бүгенгене белеп булмый”, – диләр алар.

Нефтеюганск шәһәре «Юрүзән» татар – башкорт оешмасы рәисе Зөлфия Шаймуловна Муратшина:
– “Эшемнең төп максаты:
– Милли йолалар, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштыру;
– Киләчәк буын күңелендә халкыбызның гореф – гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү;
– Халкыбызның күркәм бәйрәмнәрен уздыру турында тирәнтен өйрәнү;
– Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;
– Халкыбызны берләштерү;

Шушы максатларга ирешү өчен әлеге чарада түбәндәге бурычлар куелды:
– Халкыбыз традицияләренең тәрбияви мөмкинлекләрен ачыклау;
– Милли йолалар, гореф-гадәтләргә кагылышлы материаллар туплау;
– Йолаларыбыз хакында мәгълүматлар туплау, халкыбыз тәҗрибәсен өйрәнү;
– Милли ашлар белән танышу;
– Мәдәниятыбыз – сәнгатебезнең асылын өйрәнү;

Бүгенгесе көндә шәһәребездә яшьләр актив эшкә алынды. “Нефтеюганск шәһәре татар – башкорт яшьләре берлеге” рәисе Мякишева Альбина Венер кызы белән бергәләп, әлеге эшкә күрше шәһәрдә яшәүче милләттәшләребезне дә, аеруча яшьләрне дә җәлеп итәсе килә. Альбина әтисенең дәвамчысы, танылган композитор Венер Сәйфулла улы Мөхәммәдиевның кызы. Әгәр яшьләребез әлеге чараларда актив катнаша икән, безнең эшләргә хөрмәт белән карый икән, димәк, әле киләчәккә өмет сүнмәгән, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Безнең Югра төбәгендә яшәүче һәр кеше гореф-гадәтләрне, йолаларны ихтирам итәргә, аны өйрәнергә, сакларга тиеш. Бер карасаң гади генә чара, ә нинди тирән мәгънәгә ия. Чарада кул эшләнмәләре остаханәләре оештырылды. Бер утыруда милли бизәкләр белән таныштык, аның тарихын белдек, җыр – бию программасын булдырып сәнгать белән таныштык. Биредә халкыбызның милли киемнәре, калфак, читек, өстәлдә милли ашлар тәкъдим ителде. Туган телдә аралашу җанга дәва, күңелдә киләчәккә өмет чаткылары уятты. Яшьләребезгә уңышлар телим “- диде үз әңгәмәсендә.

Гөлчәчәк Фәтхулова,

ХМАО-Югра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*