tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда балалар бакчаларында татар телен укыту методлары турында сөйләделәр
Казанда балалар бакчаларында татар телен укыту методлары турында сөйләделәр

Казанда балалар бакчаларында татар телен укыту методлары турында сөйләделәр

Казанда балалар бакчалары тәрбиячеләре, методистлары һәм мөдирләре өчен «Балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча, нәтиҗәле ысуллары» дигән беренче укыту семинары узды. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узган чарада 430 кеше катнашты.

Семинарда катнашучыларны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм шәһәрнең Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сәламләде.

«2021 елда, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәгариф өлкәсендә мөһим проектлар эшләнде. Без аларның берсен – укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен семинарларны дәвам итәргә булдык. Чөнки алар даими рәвештә үзләренең укыту ысулларын яңартырга тиеш», – дип билгеләп үтте Ирек Ризванов.

«Без татар телендә белем бирүче мәктәпләр һәм балалар бакчалары мониторингын уздырдык. Бу эш Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәрләре һәм Казан федераль университеты укытучылары тарафыннан башкарылды. Аның нәтиҗәләре буенча без укытучыларга, тәрбиячеләргә, методистларга төрле укыту һәм өйрәтү методлары белән танышу җитми дигән нәтиҗәгә килдек», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Чараның төп үзенчәлеге – креатив тәрбиячеләр арасында тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге. Семинарның лекторлары буларак балаларны татар теленә өйрәтүнең нәтиҗәле ысулларын кулланучы укытучылар һәм тәрбиячеләр чакырылган иде. Мәсәлән, «Унбер» лицееның, «Сәләт» мәктәбе татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова үзенчәлекле проект тәкъдим итте. Ул курчаклар ярдәмендә татар сүзләрен уен форматында ничек өйрәнеп булуы турында сөйләде.

«Акыллым» шәхси татар балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Сәетзатина үз чиратында балалар бакчасында реджио-педагогика методларын куллану турында фикерләре белән уртаклашты. Мондый якын килүнең төп принциплары – баланың шәхесенә хөрмәт белән карау, аның сәләтенә ышану, образлы фикерләүне үстерү. Тәрбияче бу очракта баланың үсешенә ярдәм итүче буларак карала. Шуңа күрә аңа баланың нәрсә белән кызыксынуын белү мөһим.

101 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Лилия Галиева семинарда катнашучыларны полилингваль белем бирү моделе һәм аны апробацияләүнең беренче нәтиҗәләре белән таныштырды. Методика 101 нче номерлы балалар бакчасында кулланыла, анда балалар татар, рус һәм инглиз телләрендә бертөрле дәрәҗәдә сөйләшә. Мөдир сүзләренә караганда, тәрбиячеләрдән дә, җитәкчеләрдән дә күп көч таләп ителә, чөнки система бер үк вакытта кадрлар белән нәтиҗәле эш алып баруны, заманча укыту программасын гамәлгә кертүне һәм сыйфатлы методик тәэмин ителешне күз алдында тота.

Балалар бакчаларында татар теле тәрбиячеләре өчен семинарлар март һәм апрель айларында узачак, ә менеджмент юнәлеше буенча мөдирләр өчен дәресләрне көзен оештырырга планлаштырыла.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*