tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Darul-Kutub.com электрон китапханәсе фонды 35 иске китапка баеды
Darul-Kutub.com электрон китапханәсе фонды 35 иске китапка баеды

Darul-Kutub.com электрон китапханәсе фонды 35 иске китапка баеды

2022 елның гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр Darul-Kutub.com электрон китапханәсенә 35 исемдәге иске китап цифрлаштырылып өстәлде. Әлеге хезмәтләр арасында 1918 елга кадәр татар мәдрәсәләрендә кулланылган дәреслекләр, уку әсбаплары булып файдаланылган кыйммәтле чыганаклар (Әхмәдһади Максудиның “Әд-Дурус әш-шифахия”, “Русистан”, Гатаулла Баязитовның “Шәраитуль-иман” һ.б.), Җәләлетдин әс-Суютиның зур классик 5 китабы, Ризаэддин Фәхреддиннең “Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр”е, Галимҗан Барудиның “Хәтер дәфтәре”, Габделхәбир хәзрәт Яруллинның “Хөтбәләр мәҗмугасы”, шулай ук К.Хәмзин, М.Мәхмүтов, Г.Сәйфуллин редакциясендә басылган “Гарәп-татар-рус алынмалары сүзлеге” бар. Китаплар фикъһе, гакыйдә, хәдис, тәфсир, гарәп теле, ислам нигезләре, тарих һ.б. фәннәр буенча мөһим басмалар булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сайтта XX йөз башында нәшер ителгән вакытлы матбугат белән дә танышырга мөмкин, мисал өчен, быелның февралендә 163 биттән торган “Мөгаллим” журналы цифрлаштырылды һәм сайтта урын алды.

Ике ай эчендә сканер аша барлыгы 13583 бит узды.

Хәзерге вакытта Darul-Kutub.com электрон китапханәсенә йөкләнгән китаплар саны 1339-га җитте (шуның 1247-се – дини мираска караган хезмәтләр, 92-се — хәзерге әдәбият). Хезмәтләр татар, иске татар һәм гарәп телләрендә.

Darul-Kutub.com проекты Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан татар халкының бай дини мирасын саклау, чит ил хезмәтләренә альтернатива һәм радикаль идеологиягә каршы торучы көч буларак, аны алга таба өйрәнү, хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү, шулай ук мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру, Ислам дине турында дөрес күзаллау формалаштыру максатыннан актив үстерелә. Сайтта кыйммәтле хезмәтләрне табу гына түгел, аларны онлайн рәвештә уку һәм бушлай күчереп алу да мөмкин. Сайт дизайны ПК, смартфон һәм планшет экраннары өчен җайлаштырылган. Китапларны авторы, атамасы һәм категориясе буенча эзләргә мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*