tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Оста куллы гүзәл затлар” конкурсы тәмамланырга санаулы вакыт калды
“Оста куллы гүзәл затлар” конкурсы тәмамланырга санаулы вакыт калды

“Оста куллы гүзәл затлар” конкурсы тәмамланырга санаулы вакыт калды

Бәйгегә старт 15 нче февральдә бирелгән иде һәм 28 нче февральгә кадәр дәвам итә.

Конкурсның максаты – халкыбызның сәләтле кешеләрен ачыклау, аларның кул эшләнмәләрен, пешергән милли ризыкларын, иҗатын таныту, милли үзаңны, милли рухны үстерү.  Кул эшләнмәләре арасында халкыбызның милли гореф-гадәтләренә туры килгән хезмәтләрне барлау. Кеше хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм инстаграмын популярлаштыру.

“Оста куллы гүзәл затлар” бәйгесе инстаграмда ике номинация буенча уздырыла: “Кул эшләнмәләре”, “Тәмле булсын ашыгыз!”. Конкурста 12 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар, үсмерләр кызлар катнаша ала. Эшләрне нигезләмәдә язылган шартларга туры китереп, #остакуллар2022 хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга кирәк.

Игътибар!  “Кул эшләнмәләре” номинациясендә катнашучы 2021 нче елда эшләгән кул эшләнмәләрен генә куярга тиеш. Ә “Тәмле булсын ашыгыз!” номинациясендә катнашучы 2022 нче елда әзерләгән, яисә бу конкурс өчен махсус пешергән  ризыкны фото яисә видеога төшереп куярга тиеш. Моңа кадәр уздырылган төрле конкурсларда инде тәкъдим ителгән хезмәтләр бәйгедән төшеп кала. Фото яисә видео астына катнашучының тулы исем фамилиясе, яше, кайсы район, авыл, шәһәр, өлкәдән икәне язылырга тиеш. Шулай ук кул эшләнмәсе турында язарга, ә пешергән ризыкның рецептын тулысынча аңлатып язарга кирәк.

Җиңүчеләр исемлеге 8 нче март көнне игълан ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*