tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Насыйри укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды
Казанда «Насыйри укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды

Казанда «Насыйри укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды

2022 елның 24 февралендә Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче номерлы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Насыйри укулары» дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Чара беренче дөньяви татар мәктәбенә нигез салынуга 150-еллыкка һәм бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның киң кырлы эшчәнлегенә багышланган иде.

Конференция кысаларында К.Насыйрига багышланган скульптура композициясен ачу тантанасы булды. Чараның мәртәбәле кунаклары буларак ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З.Закирова, ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Р.Зәйдуллин, Табигый фәннәр академиясенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе И.Р.Үтәмышев, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р. Җамалетдинов, Казан дәүләт мәдәният институтының укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры Т.В. Леонтьева, «ТИСБИ» идарә университеты проректоры Е.А.Прохорова катнашты.

Конференция эшендә Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән  гомуми белем бирү оешмасы укытучылары катнашты, алар арасында Татарстан Республикасының 18 муниципаль берәмлегеннән укытучылар чыгыш ясады.

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*