tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының 6 сезоны башланды
Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының 6 сезоны башланды

Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының 6 сезоны башланды

Узган ял көннәрендә Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының 6 сезоны башланган. Ислам нигезләрен өйрәнергә мөмкинлек бирүче курсларда Түбән Кама шәһәренең 50 кешесе катнашырга теләк белдергән.

«Намаз – бәхет ачкычы» проекты 5 дәрес эчендә ислам диненең асылына төшенергә, намаз укырга өйрәнергә мөмкинлек бирә. Курсларны Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете остазлары үткәрә. Дәресләрдә хәзрәтләрнең үзләренә турыдан-туры сораулар биреп, җавап алып, белем эстәргә мөмкинлек тудырыла. Дәресләр татар һәм рус телләрендә алып барыла.

«Намаз-бәхеткә ачкыч» проектының алтынчы сезоны 26 мартта төгәлләнәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*