tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Апуш» балалар театр студиясенә артистлар сайлап алынды
«Апуш» балалар театр студиясенә артистлар сайлап алынды

«Апуш» балалар театр студиясенә артистлар сайлап алынды

26-27 февральдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар театр студиясенә кастинг узды. Анда 9-15 яшьлек укучылар катнашты. Кастингка килгән балалар үзләренең барлык булган сәләтләрен күрсәтте (җыр, бию, нәфис сүз сөйләү, уен коралларында уйнау). Шулай ук жюри әгъзалары кушкан биремнәрне дә үтәделәр. Мәсәлән, төрле эмоцияләр белән текстны сөйләү, мимиканы, хәрәкәтләрне кабатлап күрсәтү, ритмны отып алу.  Уңышлы чыгыш ясаучылар «Апуш» театр студиясендә бушлай шөгыльләнәчәк! Студиягә физик мөмкинлекләре чикле балалар да йөри алачак, дип хәбәр итте оештыручылар.

Кастингта жюри әгъзалары:

  • Алия Фәйзрахманова – татар театры артисты, актерлык осталыгы укытучысы, “Апуш” студиясе җитәкчесе, “Перспектива” гранты иясе
  • Ильяс Фәйзрахманов – татар театры артисты, җырчы, музыкант
  • Лима Кустабаева – Россиянең халык артисты, Сәйдәш” мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
  • Резеда Сәлахова – К. Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты

Әлеге чарада шулай ук Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да катнашты. Ул бу проектны хуплавын һәм аңа зур өметләр баглавын шатланып сөйләде.

Әлеге өр-яңа театраль студияне Казан мэриясе финанслаячак.  Монда татар телен камил белгән һәм күпмедер кыенлык белән аралашучы балалар белем ала алачак. «Апуш»та балалар татарча спектакльләр әзерләячәк, төрле шәхесләр белән мастер-классларда катнашачак, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, вокал буенча дәресләр булачак. Студиядә укучылар үзләренең артистлык потенциалын ачачак, жестикуляция һәм мимикага, персонаж хис-кичерешләрен белдерергә өйрәнәчәк, татар халкының бай мәдәнияте белән танышачак. Шулай ук үз фикерләрен матур итеп татар телендә белдерә алу, сәхнә образларына анализ ясау күнекмәләренә дә ия булачак. Туган телгә мәхәббәт уяту да төп максатларның берсе булып тора.

“Апуш” ны тәмамлаганда, укучылар ярымпрофессионал актёрлар булып чыгачак. Тамашачыларга беренче спектакльне күрсәтү 1нче июньгә планлаштырылган.

Укучыларны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина укытачак. Җитәкче,  татар театры артисты, актерлык осталыгы укытучысы – Алия Фәйзрахманова.

Лалә Кәримова

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*