Шушы көннәрдә Балыклы Чүкәй авылы китапханәсендә “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” шигарендә хәйрия гамәле башкарылды.
Солдатларыбызга бүген үзләрен яратуларын, сагынып көтүләрен белү бик мөһим. Бу аларга көч өсти. Туган җирләреннән еракта – Украина илендә, яу кырындагы үзебезнең солдатларга ярдәм итәргә теләп, авылның уңган хатын-кызлары токмач кисү өмәсе оештырдылар. Авыл йомыркасына “бисмилла” әйтеп җәйгән токмачлы аш бик тәмле була бит ул. Бу саваплы эшне, догалар укып, изге теләкләр тели-тели эшләделәр (йомырка, оннарны да сәдака итеп тапшырдылар).
Күңел җылысын, кул җылысын да кушып, ихластан әзерләнгән бу ризыклар тиз көннәрдә ияләренә барып җитеп, аларны сөендерсен, көч өстәсен иде.
Чыганак: rsloboda-rt.ru