tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апанай мәчетендә дин кардәшләрне соңгы юлга озату тәртибен өйрәтү сабаклары оештырылды
Апанай мәчетендә дин кардәшләрне соңгы юлга озату тәртибен өйрәтү сабаклары оештырылды

Апанай мәчетендә дин кардәшләрне соңгы юлга озату тәртибен өйрәтү сабаклары оештырылды

Кеше гомерендәге иң соңгы чара булган җиназа туена, аны дин кушкан тәртип буенча озатуга татарлар яшәгән төбәкләрдә зур игътибар бирелә. Казан шәһәренең Апанай мәчетендә Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган   15 сәгатьлек курслар оештырылган иде. 12 сентябрьдә әлеге укуларны тәмамлаучы Ульяновск, Димитровград, Арча, Әтнә мөслимәләренә сертификатлар тапшырылды.

Бу чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы җитәкчесе Габдерәүф Хәсәнов, мәдрәсә укытучылары катнаштылар. Күптән түгел Казан Ислам университетын тәмамлаган аксакал, милли эшкуар Габдерәүф Хәсәнов белем алган ханымнарны Бөтендөнья татар конгрессы һәм үзе җитәкләгән аксакаллар шурасы исеменнән тәбрикләде, үгет-нәсыйхәтләрен бирде.

Әлеге курслар ирләр өчен дә алып барыла. Курсларга язылырга теләүчеләргә  түбәндәге телефоннарга шалтыратырга  мөмкин:

Хатын кызлар өчен  – Гүзәлия ханым 8 (927) 404-87-58,

Ир-атлар затларын укыту – Альберт остаз 8 (917) 897-27-85

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*