tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән мәхәлләләреннән алты тоннага якын гошер сәдакасы озатылган
Чирмешән мәхәлләләреннән алты тоннага якын гошер сәдакасы озатылган

Чирмешән мәхәлләләреннән алты тоннага якын гошер сәдакасы озатылган

Бу яктан быел иң өлгер Яшәүче, Тукай, Якты Тау авыллары халкының бакча уңышларын Әлмәт шәһәрендәге мәдрәсәдән һәм Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән килеп алганнар. Мәхәлләләрдә гошер җыю дәвам итә.

– Районыбыз халкы әлеге сәдаканы җыю буенча республика районнары арасында берничә ел рәттән алдынгы урынны алып килде, якташларыбызга бик зур рәхмәт. Үткән елларда барлыгы 50–60 тонна тирәсе бәрәңге, суган, кишер, кабак, кызыл чөгендер җыя идек, – ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов.

Гошер ул – су сипмичә, яңгыр суы белән үстерелгән унышның уннан бер өлешен мохтаҗларга зәкят итү.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*