tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәвәләйдә Сабаевлар нәселе очрашты
Сәвәләйдә Сабаевлар нәселе очрашты

Сәвәләйдә Сабаевлар нәселе очрашты

Очрашуга килүчеләрнең бу көнне искә төшерер, сөйләр истәлек-хатирәләре бик күп иде. Алар әби-бабаларының тамырларын кадерләп саклап яшәүләре белән горурланалар.

Очрашуга кечкенә балаларның да килүе зур игътибарга лаек. Алар кечкенәдән үз тамырларын белеп үссә, ата-бабалары­ нигезе корымаячак. Бу көнне алар өчен төрле уеннар оештырылды, кечкенә Сабантуй булды, дисәң дә, ялгыш булмас.

Барысы да бәйрәмнән канәгать булып, мул табын әзерләп, очрашуны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, ел да шулай очрашып, туганлык җепләрен өзмик, дигән теләк белән таралышты.

Фотолар Сабаевларның шәхси архивыннан.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*