tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә яшәүче «Татар кызы» финалисты Аделина Гайнетдинова: Җиңү турында уйламыйм
27.08.2021 - Татар кызы 2021 бәйгесе, аш-су осталыгы буенча мастер-класс (Салават Камалетдинов )
27.08.2021 - Татар кызы 2021 бәйгесе, аш-су осталыгы буенча мастер-класс (Салават Камалетдинов )

Төркиядә яшәүче «Татар кызы» финалисты Аделина Гайнетдинова: Җиңү турында уйламыйм

Халыкара «Татар кызы» бәйгесендә Төркияне Аделина Гайнетдинова тәкъдим итә. Тумышы белән Башкортстанның Учалы районыннан булган кыз «Татар-информ» хәбәрчесенә Төркиядәге тормышы һәм бәйге финалына әзерлек турында сөйләде. «Җиңү турында уйламыйм, чөнки монда булу – ул инде җиңү», – диде Аделина Гайнетдинова.

Аделина Төркиядә узган «Татар кызы» бәйгесендә карантин вакытында катнашкан. Ул үзенең илһамчысы, дип, әнисен атады.

«Әни миңа «Татар кызы» бәйгесендә катнашып карау мөмкинлеге барлыгы әйтте. Ул вакытта мин бәйгегә әһәмият бирмәдем, чөнки карантин вакытында ниндидер зур чара үтүенә шикләндем. Әнием һәрвакыт татарлар арасында төрле проектларда катнаша иде, мин аннан илһамландым. Шулай итеп катнашып карарга булдым һәм хәзер «Татар кызы» кебек масштаблы проектта Төркияне тәкъдим итәм. Гел камера алдында булырмын, зур аудитория каршында чыгыш ясармын, дип уйламаган идем. Монда мин үземдәге яңа якларны ачам», – дип сөйләде Аделина.

Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финалы 17 сентябрьдә Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә үтәчәк. Финалга дүрт чит ил һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 13 кыз Казанда әзерләнде, төрле очрашуларда катнашты. Аделина «Татар кызы» бәйгесе дәвамында телне өйрәнү һәм үзендә милли үзаңны үстерү кирәклеген аңлавын әйтте.

«Проектның бу этабында мин үземдә милли үзаңны үстерү, телне өйрәнү мөһим икәнлеген аңладым. Чөнки аны аңлау гына җитми. Үз халкыңның тарихын белергә, аны балаларыңа да җиткерергә кирәк. Мин бу бәйгедә очраган һәр кешегә сокланам һәм үземдә дә чын татар хатын-кызында булырга тиешле әйберләрне булдырырга телим. Әйткәнемчә, әнием – минем илһамчым. Мин аның кебек аякларында нык басып торган хатын-кыз булырга омтылам», – дип сөйләде Аделина Гайнетдинова.

Аңа 21 яшь, ул Анталиядәге Antalya Bilim университетында белем ала. Аделина Төркиядә татарларны кардәш халык дип санауларын әйтте.

«Безнең илдә татарларны бик яраталар һәм сокланалар, кардәш халык, дип саныйлар. Бездә Сабантуй кебек бәйрәмнәр, конференцияләр үткәрәләр. Гаиләдә дә без күп традицияләрне сакларга тырышабыз. Төркиядә без гаиләм белән үзебезне өйдә кебек хис итәбез. Анда үзеңне төрле яклап үстерергә, шул ук вакытта дөньядан рәхәт алып, диңгез, таулар, кояш белән хозурланып яшәп була. Университетта илледән артык илдән кешеләр укый, шуңа мин бөтен дөньяның диярлек менталитеты белән таныш», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*