Казан Сабан туе алдыннан башкала урамнарында быел да бүләк җыячаклар. Әлеге матур гадәткә төрле оешма, туклану урыннарында эшләүчеләр генә түгел, теләге булган һәр казанлы катнаша ала. Бүләккә исә сөлгедән алып… ноутбук белән велосипедка кадәр кабул ителә.
Сөлге дә, велосипед та – бүләк
Казанда бүләк җыю йоласы беренче тапкыр 2016 елда оештырылган иде инде. Халыкара спорт чаралары узу сәбәпле, аннан соңгы елларда бу матур гадәт тукталып торды һәм җигүле атлар быел кабаттан башкала урамнарына чыга.
Татарстан һәм Казан рестораторлары һәм отельерлары идарәсе ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов журналистларга хәбәр иткәнчә, бүләк җыю 21 июньдә сәгать 11.00дә башланачак. Җыелу урыны – “Корстон” комплексы каршындагы мәйдан. Шуннан соң җырчылар, музыкантлар утырган дүрт җигүле, бизәлгән ат Карл Маркс урамы буйлап, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янына киләчәк. Анда аларны театр артистлары һәм Казан җитәкчеләре каршы алачак. Монда якынча 15 минутлык тамаша оештырыла. Шуннан соң колонна Пушкин, Татарстан урамнары буйлап барачак. Икенче тукталыш – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында. Анда театр артистлары “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек күрсәтер дип уйлыйлар. Соңгы тукталыш Иске Татар бистәсендә булачак. Ресторан, төрле оешма вәкилләре бүләкләрне шунда тапшырачак. Зөфәр Гаязов бүләк җыйганда хәрәкәт тукталмаячагына да басым ясады.
Бүләкләргә килгәндә, алар Казан Сабан туе уза торган дүрт мәйданга бүлеп бирелә. 2016 елда бу чарада 48 оешма катнашкан. Алар сөлге, китаптан алып, ноутбук, велосипед, сарык һәм әтәчкә кадәр бүләк иткән. Казан шәһәре һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова сүзләренчә, бу йоланы Казанда ел саен үткәрү планлаштырыла.
– Без әле күптән түгел генә предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашуны төгәлләдек. Алар барысы да бу тәкъдимне кабул итте. Берсе дә үзләрен рекламалауны максат итеп куймый, – ди Галина Шәрәфетдинова. Әлегә бу йола шәһәрнең үзәк урамнарында гына үткәрелә. Әмма предприятие вәкилләре Сабан туена бүләк җыюны Казанның башка районнарында да үткәрергә тәкъдим иткән. Кече һәм урта бизнес вәкилләре дә бу чарага өлеш кертергә теләге булуын белдергән. Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова бүләк җыю йоласының туристларга да кызыклы булуын әйтте. Бүләк җыюда танылган артистлар, җырчылар да катнашачак. Алар арасында Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваны да күреп булачак.
Дүрт мәйданда – бәйрәм
Казанда Сабан туе 23 июньдә узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйрәм дүрт мәйданда гөрләячәк. Төп Сабантуй Тынычлык бистәсендә һәм Каенлыкта узачак. Монда татар халык уеннарында катнашырга, артистлар чыгышын тыңларга мөмкин булачак. Моннан тыш, районнардан килгән кунаклар, үз мәйданчыкларын булдырып, якташларын үзләренә дәшәчәк. Биредә шулай ук “Туреций хоры”, Данир Сабиров һәм Айдар Сөләймановның чыгышлары көтелә. Өченче мәйданчык урыны – Дәрвишләр бистәсе каенлыгы. Биш еллык тәнәфестән соң бирегә кабат бәйрәм кайта! Монда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, популяр җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлем чыгыш ясар дип планлаштырыла. Дүртенчесе – Аккош күле янындагы Сабантуй мәйданы. Башка мәйданнардан аермалы буларак, монда дөнья чемпионаты WorldSkills Kazan 2019га багышланган аерым зона да оештырылачак. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Раяз Фасыйхов җырлары бәйрәмгә ямь өстәр дип уйлыйлар. Казан ипподромында исә ат чабышларын тамаша кылырга мөмкин булачак. Бәйрәм иртәнге сәгать 9.30да башлана.
Зөһрә Садыйкова