tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкала урамнарында… бизәкле атлар
Башкала урамнарында… бизәкле атлар

Башкала урамнарында… бизәкле атлар

Казан Сабан туе алдыннан башкала урамнарында быел да бүләк җыячаклар. Әлеге матур гадәткә төрле оешма, туклану урыннарында эшләүчеләр генә түгел, теләге булган һәр казанлы катнаша ала. Бүләккә исә сөлгедән алып… ноутбук белән велосипедка кадәр кабул ителә.

Сөлге дә, велосипед та – бүләк 

 Казанда бүләк җыю йоласы беренче тапкыр 2016 елда оештырылган иде инде. Халыкара спорт чаралары узу сәбәпле, аннан соңгы елларда бу матур гадәт тукталып торды һәм җигүле атлар быел кабаттан башкала урамнарына чыга.

Татарстан һәм Казан рес­тораторлары һәм отельерлары идарәсе ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов журналистларга хәбәр ит­кәнчә, бү­ләк җыю 21 июньдә сәгать 11.00дә башланачак. Җыелу урыны – “Корстон” комплексы каршындагы мәй­дан. Шун­нан соң җыр­чылар, музыкантлар утырган дүрт җигүле, бизәлгән ат Карл Маркс урамы буйлап, М. Җәлил исе­мен­дәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янына киләчәк. Анда аларны театр артистлары һәм Казан җитәкчеләре каршы алачак. Монда якынча 15 минутлык тамаша оештырыла. Шуннан соң колонна Пушкин, Татарстан урамнары буйлап барачак. Икенче тукталыш – Г.Камал исе­мен­дәге Татар дәүләт академия театры каршында. Анда театр артистлары “Зәң­гәр шәл” спектакленнән өзек күрсәтер дип уйлыйлар. Соң­гы тукталыш Иске Татар бистәсендә булачак. Ресторан, төрле оеш­ма вәкилләре бүләкләрне шунда тапшырачак. Зөфәр Гаязов бүләк җыйганда хәрәкәт тукталмаячагына да басым ясады.

Бүләкләргә килгәндә, алар Казан Сабан туе уза торган дүрт мәйданга бүлеп бирелә. 2016 елда бу чарада 48 оешма катнашкан. Алар сөлге, китаптан алып, ноутбук, велосипед, сарык һәм әтәчкә кадәр бүләк ит­кән. Казан шәһәре һәм Татарстан рестораторлары һәм ­отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфет­ди­нова сүзләренчә, бу йоланы Казанда ел саен үткәрү планлаштырыла.

– Без әле күптән түгел генә предприятиеләр җитәк­челәре белән очрашуны тө­гәлләдек. Алар барысы да бу тәкъдимне кабул итте. Берсе дә үзләрен рекламалауны максат итеп куймый, – ди Галина Шәрәфетдинова. Әлегә бу йола шәһәрнең үзәк урамнарында гына үт­кәрелә. Әмма предприятие вәкилләре Сабан туена бүләк җыюны Казанның башка районнарында да үткәрергә тәкъ­дим иткән. Кече һәм урта бизнес вәкилләре дә бу чарага өлеш кертергә теләге булуын белдергән. Казан шәһәренең Ту­ризм­ны үстерү комитеты җи­тәкчесе Дарья Санникова бү­ләк җыю йоласының туристларга да кызыклы булуын әйтте. Бүләк җыюда танылган артистлар, җырчылар да катнашачак. Алар арасында Та­тарстанның халык артис­ты Венера Ганиеваны да күреп булачак.

Дүрт мәйданда – бәйрәм 

Казанда Сабан туе 23 июнь­дә узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйрәм дүрт мәйданда гөр­ләячәк. Төп Сабантуй Тынычлык бистәсендә һәм Каенлыкта узачак. Монда татар халык уеннарында катнашырга, артистлар чыгышын тыңларга мөмкин булачак. Моннан тыш, районнардан килгән кунаклар, үз мәй­дан­чыкларын булдырып, якташларын үзләренә дәшә­чәк. Биредә шулай ук “Туреций хоры”, Данир Сабиров һәм Айдар Сөләйма­новның чыгышлары көтелә. Өченче мәйданчык урыны – Дәр­виш­ләр бистәсе каенлыгы. Биш еллык тәнәфестән соң бирегә кабат бәйрәм кайта! Монда Татарстанның халык артис­ты Салават Фәт­хет­динов, популяр җыр­чылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлем чыгыш ясар дип планлаштырыла. Дүр­тен­чесе – Аккош күле янындагы Сабантуй мәйданы. Башка мәйдан­нар­дан аермалы буларак, монда дөнья чемпионаты World­Skills Ka­zan 2019га багышланган аерым зона да оештырылачак. Татар­станның халык артисты Зәй­нәб Фәр­хет­динова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Раяз Фасыйхов җырлары бәйрәмгә ямь өстәр дип уйлыйлар. Казан ипподромын­да исә ат чабышларын тамаша кылырга мөмкин булачак. Бәй­рәм ир­тәнге сәгать 9.30да башлана.

Зөһрә Садыйкова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*