tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан язучылары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән таныштылар
Башкортстан язучылары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән таныштылар

Башкортстан язучылары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән таныштылар

Башкортстанда яшәп, татар телендә иҗат итүче бер төркем язучылар, шагыйрьләр, журналистлар Казан белән якынрак танышалар. Бүген алар КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән таныштылар.

Шулай ук биредә алар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров,  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән дә очраштылар.

ФһМБИ бүгенге көндә Казан федераль университетындагы иң зур институтларның берсе булып санала. Соңгы елларда укытуга реклама, нәшрият эше һәм радакцияләү юнәлешләре кертелгән. Үзләренең “Дулкын” студияләре дә бар. Иститутта биш меңнән артык студент укый.

Башкортстан язучыларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында да очрашулар көтә. Татар әдипләре Татарстан Республикасы Премьер-министры  урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы  Милли Шурасы  рәисе В.Г. Шәйхразыев белән очрашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*