tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген татар халкының батыр улы, патриот шагыйрь, Советлар Берлеге каһарманы Муса Җәлилнең туган көне. Шушы уңайдан 1 Май мәйданындагы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин бер төркем шагыйрьләр һәм язучылар  һ.б. катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*