
Дәрәҗәле кунаклар итеп Салават шәһәре башкорт драмтеатры артистлары- Башкортостан халык артистлары Гөлшат Зиязетдинова һәм Венера Хасанова, Башкортостан атказанган мәдәният эшмәкәре Зөһрә Аминева чакырылды. Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып “Беренче театр” исемле комедиясыннан өзекләр күрсәтелде.
Салават драмтеатрның тарихын, беренче артистларын, спектакльләрен искә алып, “Башмагым”спектакльленнән өзек күрсәтеп күңелләрне күтәрделәр. Соңгы өлешендә “Йолдызлар” ансамбле төрле спектакльләрдән җырлар башкардылар. Тамашачыларга бик охшады һәм зур сәхнәдә күрсәтергә тәкъдим иттеләр.
