tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсе татарлары: Мондый очрашулар безгә бик кирәк
Свердловск өлкәсе татарлары: Мондый очрашулар безгә бик кирәк

Свердловск өлкәсе татарлары: Мондый очрашулар безгә бик кирәк

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Свердловск өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашты. Искәртеп, үтәбез, бүген Урал федераль округында яшәүче татарлар җыены узачак. Биредә өстәлмәләр кертелгән Татар халкының үсеш стратегиясе беренче тапкыр Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә тәкъдим ителә.

Форум алдыннан Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар оешмалары активистлары белән очрашты. Ул алар белән ноябрь аенда курешкән иде, буген алар Милли Шура рәисенә үзләрендә башкарылучы эшләр хакында сөйләде. “Сезнең Свердловск өлкәсенә килүегез, безгә бергә җыелу мөмкинлеге бирде, без болай бик сирәк очрашабыз. Мондый очрашулар безгә бик кирәк”, – диде ” Мирас” татар- башкорт мәдәнияте иьтимагый Свердловск өлкәсе оешмасы рәисе Элиза Сафиуллина.

Элиза Сафиуллина белдерүенчә, 24 нче март көнне төбәктә балалар арасында фестиваль оештыралачак. Чара 8 номинация буенча уза. Татар гаиләләренә аерым игътибар булачак,  әби- бабалардан калган борынгы киемнәр, мирас булып калган милли хәзинәләр дә күрсәтеләчәк.

Очрашуда үтенечләр  дә яңгырый. Сысертский районның Октябрь мәчете имам- хатыйбы Хәкимҗан Шәрипов мәчетләрдә балаларга төпле белем бирүче гыйлемле мөгаллимнәр җитми, дип белдерде.

Моңа җавап итеп, Васил Шәйхразиев:  “Кадрларны үзегездәге белгечләрдән әзерләү юлларын карарга кирәк. Казаннан без җибәргән кадрлар монда кала алмый… Татар халкының үсеш стратегиясендә без динне аерып карамыйбыз, шуңа күрә, бергәләп эшләсәк бу максатка ирешә алырбыз”, – дип берләшеп эшләргә чакырды һәм иҗтимагый оешмалар активистларына үз төбәкләрендә милләтне үстерү өчен чын күңелдән тырышып эшләүләре өчен рәхмхтен җиткерде.

Шулай ук Милли Шура рәисе Свердловск өлкәсе татарларын Казанда оештырылачак татар авыллары эшмәкәрләре форумы, татар хатын-кызлары форумында, Сабантуйларда, “Татарча диктант” язу кебек акцияләрдә актив катнашырга чакырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*