Башкортстан Республикасында “Татар гаиләсе” фондының яңа бүлеге ачылды. Чарада «Бөтенроссия татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина катнашты.
Бүлекнең җитәкчесе итеп “Рәйхан” татар клубының җитәкчесе – тележурналистика ветераны, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, БР һәм РФнең Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы Халисә Мәсгуть кызы Мөхәммәдиева сайланды.