tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә ана теле укытучылары белән очрашу узды
Ульяновск өлкәсендә ана теле укытучылары белән очрашу узды

Ульяновск өлкәсендә ана теле укытучылары белән очрашу узды

Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районы татар автономиясе рәисе Рафаэль Нәҗметдинов тырышлыгы белән 1нче мәхәллә бинасында ана теле укытучылары белән очрашу узды. Чарага район мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелган иде. Бу хакта “Өмет” газетасы хәбәр итә.

Очрашуда мөхтәрәм кунаклар – Өлкә губернаторы администрациясенең милли һәм дини мәсьәләләр буенча идарә башлыгы Сергей Паховский, Бөтендөнья татар конгрессының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин катнашты.

Түгәрәк өстәл янында сүз, нигездә, тел язмышы, мәктәпләрдә дәресләр санының кимүе, укытучыларның җитмәве хакында барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*