tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Германиянең «Ханым» берлеге 2022 елга татар календаре тәкъдим итте
Германиянең «Ханым» берлеге 2022 елга татар календаре тәкъдим итте

Германиянең «Ханым» берлеге 2022 елга татар календаре тәкъдим итте

Германиянең татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге 2022 ел өчен татар календаре әзерләгән. Календарьнең һәр битендә ханымнарның татар бизәге төшерелгән панно белән фотосы, гаиләдәге гореф-гадәтләре турында фикерләре урын алган.

«2022 ел „Ханым“ татар календарен иҗат итү өчен 12 илдән төрле милләт кешеләре берләште. Ел дәвамында календарьне Европа һәм Канадада яшәүче алтмыштан артык кеше әзерләде. Һәр ай өчен панно чигүче, модель буларак фотога төшүче һәм музыкантлардан торган аерым төркем җыелды», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ханым» берлеге вәкиле.

Татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутова эшчәнлекнең туган ягыннан, тарихи җирләрдән еракта яшәгән татарлар өчен булуын әйтте. «Проектларны тормышка ашыру дәвамында бер-беребез белән танышабыз, аралашабыз һәм иң мөһиме — тамырларыбызны тоябыз, туган тел, мәдәниятебезгә игътибар күрсәтәбез. Бу эш безгә рухи көч бирә, күңелне тулыландыра», — ди ул.

Аның әйтүенчә, календарь проекты өчен ханымнар панно чиккән һәм милли кием образлары уйлап тапкан. «Эшне башлар алдыннан чигү остасы Нурислам Сираҗи һәм рәссам Наилә Галәвиева онлайн остаханә, мастер-класслар уздырды. Аерым ханымнар өчен бу бөтенләй беренче тәҗрибә иде, шул рәвешле, үзләре өчен кул иҗаты мөмкинлекләрен ачып, сәләтләрен үстерделәр», — дип аңлатты ул.

Календарьне әзерләүдә Татарстанның халык рәссамы Наилә Кумысникова һәм стилист Солтан Салиев консультант булып катнашкан, татар һәм инглиз телләрендә текстны музыкант, блогер, тел белгече Булат Шәйми укыган. «Барлык катнашучыларга — панно авторлары, модельләр, музыкантларга рәхмәтлебез. 2022 ел барыбыз өчен иҗатка бай, хәерле, имин булуын телибез», — диде Гөлнур Даутова.

«Һәр заманда хатын-кызлар халык традициясен саклаган, халык сәнгате осталыгын игътибар белән балалары, оныкларына тапшырган. Бу проект та шул традицияләрнең дәвамы, XXI гасыр чынбарлыгын халыкның күпгасырлык тарихы белән тоташтыра. Барлык кул эшләре дә югары дәрәҗәдә, сыйфатлы, милли һәм нәфис килеп чыгуы белән аерылып тора», — дип бәяләде театр һәм декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Наилә Кумысникова.

Европада яшәүче татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге 2018 елда Германиянең Франкфурт шәһәрендә рәсми теркәлгән. Оешма 2020 елдан башлап календарь әзерләп бастыра һәм аны дөньядагы татарларга җибәрә.

2020 елда «Ханым» татар календаре — татар бизәкләре, 2021 елда — татар милли киеме, 2022 ел чыгарылышы — татар гаилә традицияләренә багышлана.

«Ханым» берлеге эшчәнлегенең максатларының берсе — татар мәдәниятен Европаның күпмилләтле аудиториясенә таныту. Оешма проектларын да, очрашуларын ике-өч телдә алып бара. «Ханым» календареның эчтәлеге белән кызыксынган чит телле кешеләр инглизчәгә тәрҗемәне тыңлый ала.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*