Башкорстанның Дуван районы Өлкенде авылында якташлары татар классик шагыйре Әхмәт Ерикәйгә бюст куйдылар. Бу чара шагыйрьнең 111 нче туган көненә багышлап үткәрелде. Тантанага сәнгатькәрләр, рәсми затлар, әдипнең авылдашлары җыелды.
Шул ук көнне Өлкенде авыл мәктәбендә әдәди кичә дә узды. Җыелган халык Әхмәт Ерикәй шигырьләрен, аның шигъри юлларына язылган җырларны тыңладылар, тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар.
Белешмә өчен (Википедия мәгълүматы):
Әхмәт Ерикәй 1902 елда Башкортстанның Өлкенде авылында крестьян гаиләсендә туа. Җиде балалы ишле гаиләгә тормыш итү авыр булганлыктан, Әхмәткә кечкенәдән үк тормыш ачысын татырга туры килә: кышларын авыл мәктәбенә укырга йөрсә, җәйләрен көтү көтә, авыл байларында көнлекче булып эшли, үсә төшкәч, әтисенә ияреп, Златоуст, Нязепетровск, һ.б. шәһәрләргә яллы эшләргә чыгып йөри. Бер үк вакытта күп укый, поэзия белән кызыксына, рус телен ярыйсы үзләштерә. 15 яшендә волость башкарма комитетында сәркатип булып эшли. Шушы елларда аның матбугат битләрендә беренче шигырьләре күренә башлый. 1927 елда Ә.Ерикәй Мәскәүгә килә һәм Дәүләт журналистика институтына укырга керә. Студентлык чорында төрле газета–журналларга языша, «Эшче» газетасы редакциясендә җаваплы сәркатип һәм редактор урынбасары вазифаларын үти.
1932–1935 елларда Гослитиздатның ССРБ халыклары әдәбияты секторында редактор, сектор мөдире, Татарстанның Чистай районы МТСында политбүлек газетасы редакторы хезмәтләрендә була.
1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театры студиясе ачылганнан соң, студиянең әдәби бүлек мөдире Муса Җәлил белән беррәттән, Ә. Ерикәйне дә татар телендә либреттолар һәм җырлар язу эшенә тарта. 1935–1941 елларда Ә.Ерикәй «Шауласын, гөрләсен безнең җыр», «Комсомолка Гөлсара», «Гармун», «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Тагын килер язлар», «Тын бакчада», «Туган ил», «Бибисара», «Кәккүк», «Алсу», «Минзәлә» һ.б. иҗат итә.
Бөек Ватан сугышы елларында Ә.Ерикәй фронт газетасында хезмәт итә, совет сугышчыларын фашизмга каршы көрәшкә өндәгән шигырьләр, очерклар һәм җырлар яза.
1945-50 елларда Татарстан язучылар берлегенә җитәкчелек итә. СССР Югары советының 2нче һәм 3нче чакырылышы депутаты (1946-54).
Сугыштан соңгы чорда шагыйрь поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, мәкаләләр яза, тәрҗемә итә. Ә. Ерикәйне үзенчәлекле шагыйрь итеп танытканы – кыска лирик шигырьләр һәм җырлар. Җыр итеп язылган шигырьләре халыкчан шигъри бизәкләр, тапкыр сүзләр, чорга хас иҗтимагый фикер-хис белән сугарылган. Аларның ритмик төзелеше, эчке аһәңе үзеннән–үзе көйне сорап тора, шуңа күрә композиторлар Әхмәт Ерикәй поэзиясенә еш мөрәҗәгать итәләр. 1982 елда шагыйрьнең җырлары аерым китапка тупланып «Ике йөз җыр» исеме белән басылып чыкты.
Әхмәт Ерикәй 1967 елның 15 сентябрендә Мәскәүдә вафат була.