tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда – каз өмәләре гөрли
Татарстанда – каз өмәләре гөрли

Татарстанда – каз өмәләре гөрли

Салкыннар ныклап урнашкач, бар тирә-як ап-пакъ карга төренгәч, татар авылларында Каз өмәләре башланып китә.

Татарстанның Алексеевски районының  Зур Тигәнәле авылында 11 каз өмәсе гөрләп үткән инде.  Бу турыда муниципаль берәмлекнең рәсми сайтыннан алынган мәгълүмат.

Казлар – авыл тормышының шигърияте. Язын бала-чага болында каз бәбкәсе саклый. Җәй барыбызның да хәтеренә инеш тулы ап-ак каз көтүләре һәм кичен өенә кайтучы кош чылбырлары белән кереп кала. Ә кар явып инештә су боз белән каплануга, кош уңышын җыю, ягъни “каз өмәләре” башлана.

Зур Тигәнәле авылында бу хезмәт сөяргә, тормышны ярата белергә өйрәтүче традицияне хөрмәт итәләр һәм буыннан – буынга тапшыралар. Барлык эшләрне дә – каурый йолкуны, учакта каз түшкәләрен өтүне, казларны инештә коендыруны кабул ителгән йоласына туры китереп башкарырга тырышалар. Декабрь аеның беренче яртысында 11 каз өмәсе узды. Катнашучыларның тәэсирләренә караганда, алар каз өмәләрен эш итеп түгел, ә матур бер бәйрәм, аралашырга, күңел ачарга, үзеңне күрсәтергә сәбәп итеп кабул иткәннәр.

Әхмәтҗановлар хуҗалыгында ел саен 3 дистәләп каз үстерәләр һәм “каз өмәсе” җыялар. Быел өмәне Зур Тигәнәле музее һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында уздырдылар. Казлар йолку йола үтәү рәвешен алды, өмә бәйрәмгә әверелде.

Татарстанның икенче башында – Азнакайда да халык каз өмәләренә җыела. Җирле “Маяк” газетасына Гөлфия Әхмәтҗанова болай дип яза:

Җиргә ак кар төшү белән авылларда каз өмәләре башлана. Шул ак кардай аклык, сафлык бөркелеп торган, буыннан-буынга сакланып килгән әлеге йоланы бәйрәм-бәйге итеп үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде.

Быелгы “Каз өмәсе”ндә Вахитов, Урманай, Тымытык, Әсәй, Татшу­ган, Мәлбагыш, Балтач авыллары мәдәният йортлары катнашты.

Ул Балтачта узды. Мәдәният йорты ишеген ачып керүгә үк, ха­лыкны җиде өстәлдә чигүле яп­малар өстендә самоварлар кай­нар буын чыгарып, каз маенда йөздереп пешерелгән тәбикмәк, казның эч-башыннан әзерләнгән бәлеш күргәзмәләре авыз сула­рын китереп каршы алды.

Бәйрәм “Каурый сибәм су юлы­на” дигән тамаша белән башла­нып китте. “Шәһәр сулышы” бию төркеме һәм «Жанашым» халык фольклор ансамбле чыгышы бизәк өстенә бизәк булды.

Авыл мәдәният йортлары бер-берсен уздырып, яшьләрнең кич­ке уены, каз йолку, канат-каурый сибү, су буенда такмаклар әйтешү, мәзәк хәлләр сөйләү буенча уен­нарда ярышты.

Бәйгедә беренче урынны – Тат­шуган, икенче урынны – Әсәй, өченче урынны Балтач һәм Тымы­тык мәдәният йортлары алды.

Быел яшьләрнең күп катнашуы күзгә ташланды. “Каз өмәсе”нә бик күп мәгънә са­лынган: ул кызларны уңганлыкка сынауны да, яр сайлауны да, авыл халкының бердәмлеген дә, рухи байлыгын да чагылдыра. Кызга­нычка, авылларда каз асраучы­лар кимеп бара, әмма каурый-ка­урый яуган карлар безгә һәр өйдә гөрләп үткән каз өмәләрен гел искә төшереп торачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*