Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие ТР прокурорына мөрәҗәгать итте
Татарстан мөфтие ТР прокурорына мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие ТР прокурорына мөрәҗәгать итте

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә республикада соңгы вакытта кылынган һәм шау-шу куптарган җинаять эшләрен тикшерү вакытында тоткарланганнарның хатыннары һәм аналары инициатив төркеменнән аноним мөрәҗәгать килеп иреште. Шулай ук газетларда әлеге тикшерүләр вакытында илебез гражданнарының иреге һәм хокуклары тупас бозылуы хакында мәгълүматлар чыкты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге мәгълүматларны тикшерүне сорап Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте.

Татарстан мөфтие үзенең мөрәҗәгатендә тикшерүләрне көч кулланып һәм закон бозып алып бару тиеш түгеллегенә катгый ышанычын белдерә. “Прокуратураның тикшерүләр законлы һәм гадел алып барылсын өчен җентекле һәм объектив күзәтчелеге, җәмәгатьчелек белән тыгыз элемтәсе безнең төбәктә социаль тотрыклылыкны саклауга, ныгытуга булышлык итәчәк”, – дип саный Татарстан мөфтие.

Татарстан мөфтияте хәбәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*