tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта татар шамаилләре күргәзмәсе ачылды
Ташкентта татар шамаилләре күргәзмәсе ачылды

Ташкентта татар шамаилләре күргәзмәсе ачылды

17 декабрьдә Ташкентның “Заркайнар” милли сәнгать үзәгендә “XIX – XX гасырларда татар шамаиле. Сүз һәм сурәт” исемле күргәзмә ачылды.

Күргәзмә Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм үстерү фонды  (Фонд поддержки и развития научных и культурных программ им.Ш.Марджани) тарафыннан әзерләнде. Аны оештыруга РФ нең Үзбәкстандагы илчелеге һәм Россотрудничество бүлекчәсе зур булышлык күрсәтте.

Күргәзмәгә Ш.Мәрҗани фондында сакланучы 51 шамаил куелган. Шамаил сәнгате татарлар арасында нык таралган булган, Ташкентка алып киленгән җыелмада бу сәнгатьнең төрле юнәлешләрен һәм формаларын күрсәтүче әсәрләр тупланган.

Күргәзмәне РФ нең Үзбәкстандагы илчесе Владимир Турденев ачып җибәрде. Ш.Мәрҗани фонды рәисе Рөстәм Сөләйманов оешмалары белән таныштырып китте, башкарылган эшләре турында сөйләде, аеруча әлеге проектка тукталды. Күргәзмә Ташкентта 18-27 декабрьдә эшләячәк, соңыннан аны Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан тамашачылары да күрә алачак. Мондый төр күргәзмә Үзәк Азия илләрендә беренче мәртәбә үткәрелә.

Ачылыш тантанасына дипломатлар, шул исәптән Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы даими вәкиллектән килгәннәр, сәнгатькәрләр, рәссамнар, Ташкентның татар мәдәни үзәге һәм татар яшьләре оешмаларыннан вәкилләр җыелган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*