Башкортстанның Миякә районы Әнәч авылы мәктәбендә 49 кеше татарча диктант язган. Иң өлкәненә -57 яшь, иң кечесенә – 13 яшь. Шулай ук “Татарча диктант” акциясенә Бәләбәй татар гимназиясе дә кушылган. Безгә килеп ирешкән хәбәрләр буенча, диктантны 356 кеше язган. Соңыннан анда ярминкә дә узган.