Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылының “Бабай утары” этнографик музей биләмәсендә шаулап-гөрләп җыр-моң бәйрәме – үзешчән фольклор ансамбльләрнең “Җырлыйк әле” дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе үтә. Чарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең иҗтимагый координацион советы рәисе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнаша.
Катнашучыларның һәммәсе дә татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләрен чагылдыручы эчтәлекле тамаша тәкъдим итәчәк. Кунакларга “Сөмбелә бәйрәме”, “Кич утыру”, “Исем кушу”, “Сарыкчылык”, “Карга боткасы”, “Сабантуй” һәм башка йолаларны күрү бәхете елмая. 13 коллектив арасыннан ГРАН-ПРИ һәм урыннар билгеләнәчәк.