tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Җырлыйк әле!” үзешчән фольклор ансамбльләрнең төбәкара фестивале уза
Башкортстанда “Җырлыйк әле!” үзешчән фольклор ансамбльләрнең төбәкара фестивале уза

Башкортстанда “Җырлыйк әле!” үзешчән фольклор ансамбльләрнең төбәкара фестивале уза

Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылының “Бабай утары” этнографик музей биләмәсендә шаулап-гөрләп җыр-моң бәйрәме – үзешчән фольклор ансамбльләрнең “Җырлыйк әле” дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе үтә. Чарада  Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең иҗтимагый координацион советы рәисе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнаша.

Катнашучыларның һәммәсе дә татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләрен чагылдыручы эчтәлекле тамаша тәкъдим итәчәк. Кунакларга “Сөмбелә бәйрәме”, “Кич утыру”, “Исем кушу”, “Сарыкчылык”, “Карга боткасы”,  “Сабантуй” һәм башка йолаларны күрү бәхете елмая. 13 коллектив арасыннан ГРАН-ПРИ һәм урыннар билгеләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*