“Йон эрләү” өмәсе бик тату, тырыш, кунакчыл Әлтәф белән Флорида Хәбибуллиннар гаиләсендә үткәрелде. Җыр-моң, уен-көлке белән уткән өмәдә йон эрләу серләре белән бүлештеләр.
Балачакта кардай ап-ак оекбашларны бүләк итеп алу бик рәхәт иде нәнәйләребездән. Нинди катмарлы эш башкарганнарын күреп үстек, чөнки без балалар гел “кул астында ” идек. Язгы йонны гына эшлиләр, көзгесен эрләп булмый-кыска ул. Анысы итек басу өчен генә ярый. Йонны язасың, чүпләрен аласың, кабартасың. Иң катлаулысы-эрләу.
Каба-агачтан ясалган махсус җайланма ул (безнең якта “көнҗәлә таягы”- дип атала.) Шуңа йонны бәйләп куябыз.
Йон эрләгәндә тагын бер мөhим эш коралы бар-ул орчык. Бик уңган кешене ” Орчык кебек бөтерелеп тора”-диләр.Уч табаныннан әз генә озынрак, уртасы юанрак, ике башы -очлы таяк. Йон эрләргә тәҗрибә кирәк, тырышлык, сабырлык сорый торган эш бу. Ике орчыктан җепләрне бер йомгакка чорныйбыз. Йомгактагы йонны янә орчыкта чорныйбыз-бу кату дип атала.
Төп хикмәт-орчыкны тиз эйләндерергә кирәк. Чираттагы адым-орчыктагы җепләрне чорнау. Җепләр орчыктан күчеп беткәч-җепне юарга кирәк. Шуннан -йомгакка чорныйсы гына кала. “Менә ул безнең үзе ак, җепләре тигез йомгагыбыз оек-баш бәйләргә әзер”-ди Авдон авылының уңган апалары.