tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибис белән очрашты
Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибис белән очрашты

Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибис белән очрашты

Бүген, Мурманск өлкәсенә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибис белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев һ. б. катнашты.

– Без Татарстан делегациясен кабул итүгә бик шат, – дип билгеләп үтте Андрей Чибис һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка сәламләү сүзләрен җиткерүне сорады.

Васил Шәйхразыев Татарстан делегациясен җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу турында сөйләде. Милли Шура рәисе ассызыклаганча, федераль округлардагы милләттәшләр белән очрашулар 2018 елдан бирле үткәрелеп килә.

– Чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессында Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы чит илләрдә “ватандашлар мәнфәгатьләрен алга этәрүдә “йомшак көч”нең мөһим инструментларыннан берсе” булып тора. Исегезгә төшерәбез, 45 илдә 460 татар оешмасы эшли, – дип сөйләде Татарстан вице-премьеры.

Очрашуда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар оештыру турында фикер алыштылар. Биредә билгеләп үтелгәнчә, әлеге истәлекле вакыйгага әзерлек Россиянең күп кенә төбәкләрендә алып барыла, шулай ук 21 майга да бәйрәм чаралары планлаштырылган.

Моннан тыш, 2022 елда Мурманск өлкәсендә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туен уздыру планлаштырыла.

-Без Сабан туеның өлкәкүләм чаралар исемлегенә кертелүен телибез. Үз чиратыбызда, кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер, – диде Васил Шәйхразыев.

Очрашуда шулай ук Диңгез флотының мактаулы хезмәткәре, Россия Федерациясенең Атказанган транспорт хезмәткәре, Мурманск шәһәренең мактаулы гражданины Әнвәр Ибраһим улы Тумпаровка мемориаль такта урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибис билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләләр буенча эш алып барылачак.

Ләйсән Хәерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*