tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл районында “Татар мәдәнияте көннәре” узды
Тубыл районында “Татар мәдәнияте көннәре” узды

Тубыл районында “Татар мәдәнияте көннәре” узды

Төмән өлкәсенең Тубыл районында халкыбызның күңел көзгесе, рухи байлыгы, горурлыгы булган татар мәдәнияте көннәрен Ирек авылы клубында тантаналы, матур чыгышлар, җылы теләкләр белән ачтылар. Бу матур традициядә район хакимият башлыгы Леонид Митрюшкин да катнашты. Район башлыгы артистларга нык сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде, ”Туган тел” фольклор ансамблендә катнашучыларга татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлеген саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Район мәдәният үзәге артистларының чыгышлары, милли ашлар, гамәли иҗат күргәзмәсе, ачык йөз белән башланган бәйрәм татар халкының милли йөзен, кунакчыллыгын күрсәтте.

Иректә өлкә күләмендә танылган, 20 елдан артык чагышлары белән якташларын шатландырган Асия апа Сияветдинова җитәкчелегендә “Туган тел” фольклор ансамбленең сәхнәгә куелган күренешләре, йолалары, бәетләре, җырлары бәйрәм концертларын бизәде.

Быел да Тубыл район мәдәният үзәге татар мәдәнияте көннәрен беренчеләрдән булып башладылар. Бу чараларда күп еллар катнашучы, үзәкнең биючесе, җырчысы, тәҗрибәле белгеч Дилия Ишимцева: “Тубылдан 300-400 чакрым ераклыктагы авыллар клубында безне тамашачылар елдагыча көтеп алдылар. Мисалга, Янгутум зур булмаган татар авылында татар концертлар, милли мәдәни чаралар сирәк үткәрелә. Безне өлкән яшьтәге авыл халкы аеруча җылы каршыладылар. Шәһәрдән еракта урнашкан авылларда безне ихлас күңелле, татар җырларын, биюләрен яраткан авыл тамашачылары алкышлар белән каршы алып, теләкләр теләп калдылар.

27 нче январьда татар мәдәнияте көннәре кысаларында Күкрәнде, Ләчек авылларында “Җырым бул син” дип аталган концерт программасын тамашачылар игътибарына тәкъдим иттек. Безнең иҗат төркемендә чын-чынлап җыр, бию сәнгатен яртаучылар:Зөфәр Янгулов, Регина Айтнякова, Елена Романенко, Юлия Макарова, Светлана Костина, Айман Макашева, тавыш операторыбыз Валерий Голов эшлиләр. Без Ирек, Янгутум, Носкинск (Нешшә), Тахтагул, Күкрәнде, Ләчек, Вәрмахли, Тәпкен, Тоболтуры, Хмелево авылларында концертлар куйдык, тамашачылар белән аралаштык. Безнең өчен тамашачылар бөтен җирдә дә бер. Алар безгә кызыксынып, сынап, сокланып карыйлар, яраткан җырларын ишетсәләр кушылып җырлап та утыралар. Безнең милли костюмнарыбыз, моңлы татар җырларыбыз, биюләребез тамашачыларыбызга ошый. Сәхнәгә чыккач без юл газапларын да онытабыз. Һәр авылда кунакларны, район мәдәният үзәге артистларын хуҗалар җылы каршы алып, рәхмәт сүзләрен әйтеп калдылар. Авыл клубларында шартлар бик уңайлы булмаса да, туган телләрен, татар мәдәниятен белгән якташларыбызга киләчәктә дә үз гореф-гадәтләребезне саклап калуларын телибез,”-дип сөйләде.

Тубыл район мәдәният үзәге артистлары шәһәр сәхнәләрендә чыгыш ясарга ничек җаваплы карыйлар, әзерләнәләр, шулай авылларда узган татар мәдәнияте көннәре дә матур үтсен дип тырышалар, чын күңелләреннән яңа бәйрәм программасын ел саен алып баралар. Быел татар мәдәнияте көннәрендә катнашучылар, оештыручылар авылларда яшәүче халкыбыз мәдәниятебезнең байлыгын онытмаганнарын, саклап калганнарын күреп кайттылар.

                                    Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*