tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кузбасс мөселманнары татар халкының гореф-гадәтләрен торгызу турында фикер алышты
Кузбасс мөселманнары татар халкының гореф-гадәтләрен торгызу турында фикер алышты

Кузбасс мөселманнары татар халкының гореф-гадәтләрен торгызу турында фикер алышты

Кузбассның «Чулпан» мәчетендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу булды.

Анда дин, татар халкының мәдәниятен саклау, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрне торгызу, Россия халыклары һәм традицион диннәр арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

«Чулпан» мәчетенең имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аширов истәлекле дата — быел Идел буе Болгар дәүләтенең ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуны, мөселманнар өчен мөһим булган вакыйга кысаларында үткәреләчәк чаралар турында сөйләде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенына сылтама белән Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

«Без, татарлар, милләтебезне югалтмас өчен үз тамырларыбызны, үз динебезне, тарихыбызны белергә тиешбез. Һәм шул вакытта без бәхетле яшәячәкбез», — диде Әнвәр хәзрәт.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*