tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылда курчак театры
Авылда курчак театры

Авылда курчак театры

Гаҗәеп сихри дөнья ул – театр. Бу дөньяга бер эләксәң, ул инде сине ычкындырмый. Әле дә истә: икенче сыйныфтамы, өченчедәме укыган чак иде. Мәктәпкә лилипутларның курчак театры килде. Кичен яхшылап тутырып куймаганмынмы, портфелемдә каләм юк икән. Иртән мәктәпкә китәр алдыннан: «Табып бирегез», – дип шыңшып йөрим. Әбекәй белән әнкәйнең исе дә китми: мичтә тәбикмәк пешерәләр. Ә минем үз туксаным туксан – каләм кирәк!

Ул каләм табылуын табылды. Тик мин барып җиткәндә спектакль башланган иде инде. Шуңа күрә курчак уенын ишек төбендә аягүрә тамаша кылырга туры килде. Бер курчакның матайга атлангач: «Пастаянны 120 белән куам мин», – дип «шыттырганы» әле дә хәтердә. Без, малайлар, ул гыйбарәне әле шактый озак кабатлап йөрдек.
Республикабызда курчак театрлары өчәү генә. Болар – Казанда, Чаллыда һәм менә шушы Олы Мәңгәр авылында Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында эшләп килүче «Әкият иле» курчак театры коллективының «Тиктормас патша кызы» әкиятен караганда шул хатирәләр яңарды. Башка районнардан аерылып торган нинди коллективлар бар сездә, дип кызыксынгач, районның мәгариф идарәсе мөдире Алинә Мөхәммәтгалиева, ике дә уйлап тормыйча, Мәңгәргә алып килде мине. Бер уңайдан, ул көнне Алинә ханым, Сабада үткәрелгән республика балалар театры фестивалендә уңышлы чыгыш ясаганнары өчен, мәңгәрлеләргә бирергә дип әзерләп куйган истәлекле бүләкләрен дә тапшырды. Яшь артистлар – VII сыйныф укучысы Раяз Сәләхетдинов, VIII сыйныфтан Раилә Мөхәммәтҗанова белән Зөһрә Мөхәммәтҗанова, IX сыйныфтан Илүзә Хәкимова белән Эльмир Гарипов та бүләккә бүләк белән җавап биреп, Тиктормас патша кызының башыннан кичкән маҗараны күз алдына китереп бастырдылар.

Республикабызда курчак театрлары өчәү генә. Болар Казанда, Чаллыда һәм менә шушы Олы Мәңгәр авылында. Болар өчесе дә – курчакның кулы, күзе селкенә, авызы ачыла торган, ягъни планшетлы театрлар. Башкача булса, ярым планшетлы санала икән. Андагы курчакларның күзләре селкенми, кулларын артист үзе йөртә.
Курчак театрының эш-гамәлләре, теләк-омтылышлары турында озаклап «Әкият иле» театры режиссёры Рафис Сәләхетдинов белән сөйләшеп утырдык. Рафис үзе Олы Мәңгәр халык театры режиссёры да икән. Әтнә мәгариф идарәсе каршында эшли торган мәктәптән тыш тәрбия үзәгендә «Балачак» театр студиясе режиссёры вазифасына билгеләп, аны авылда курчак театры оештыруга җәлеп иткәннәр. Гомумән, Олы Мәңгәрнең театрга бәйле озын һәм кызыклы тарихы бар. 1929 елда авыл яшьләре Мәхмүт байның күл буендагы мәчетендә клуб ясаганнар. 1930 елны сәхнәдә беренче спектакльләрен – «Сүнгән йолдызлар»ны уйнаган алар. Менә шул вакыттан бирле яшәп килә монда халык театры. Шуңа күрә курчак театрының шушындый зур театр тарихы булган авылда ачылуы табигый.

– Аның эшли башлавына әле ике ел гына. Ренат Харис-
ның ике тәртипсез малай турындагы «Абай бабай аланы» әсәре беренче эшебез булды, – дип, әлеге тәҗрибәсе белән уртаклашты Рафис. – Инде менә «Тиктормас патша кызы»н да байтак уйнадык. Анда олырак укучылар да катнашты. Курчак театрында буыннар алмашу тиз бара. Балаларның курчаклы уйный торган чагы җәһәт үтә бит. Бездә тугызъеллык мәктәп кенә. Аны тәмамлагач, кемдер район үзәгендә укуын дәвам итә, кемдер Арча, Казан көллиятләренә китеп бара.
–Алай булгач, хәзерге яшь артистларның алмашлары да бардыр инде, – дип кызыксынам.
Алмаш труппа бар икән. Ансыз булмый да. Кемдер авырып китәргә мөмкин. Уйнарга теләгән башка балаларга да мөмкинлек тудырырга кирәк бит. Соңгы елларда алмаш труппасы, яшьләр төркеме булмаган коллективлардан халык театры исемен ала башлаганнар. Бу – табигый. Үкчәңә басып бәләкәйләр килми, алмаш күренми икән, киләчәгең юк дигән сүз.
Балалар курчак театрыннан тиз китә дигәнгә каршы төшеп, анда өлкәннәр дә уйный ич, диючеләр табылыр. Тик анысы инде – һөнәр! Укучыларныкы – мавыгу, сәнгать белән танышу. Алай да алар спектакльдә уйнап, акча эшләү мөмкинлеге булуын да аңлап торалар. «Балаларны йөртү өчен машинаны тоту, бензин сатып алу өчен акча кирәк бит», – дип аңлата Рафис әфәнде. Уңышлы чыгыш ясасалар да, остаз шәкертләрен, сез булачак артистлар дип, үсендерергә ашыкмый. «Бәлкем аларның кайсы берсе бик әйбәт парикмахер, тегүче, йә тракторчы булыр. Сәхнә тормышы җиңел түгел. Әле моны яшьләр аңлап бетерми», – дип, артист тормышының шактый катлаулы, җаваплы икәнен искәртә режиссёр. Дөрес, үзенең улы Раязга Камал театры баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәевнең зур өмет баглавын, тугызны тәмамлагач, театр училищесына чакыруын сүз уңаеннан гына әйтеп китте ул. Раяз, чынлап та, бик сәләтле малай күренде безгә.
Сәхнәгә менүләренә бер ел гына булса да, яшь мәңгәрлеләр инде күрше авылларга, районнарга барып спектакль уйный башлаганнар. Хәтта тамаша алдыннан фойеда мастер-класс күрсәтәләр икән. «Безгә Казандагы «Әкият» курчак театрының тәҗрибәсен өйрәнү булыша»,– дип сөйләделәр үз чиратларында укучылар. Әле күптән түгел генә башкалабызга барып «Әлфия»не, «Тыпырдык»ны карап кайтканнар.
Спектакль кую өчен иң ерак барган җирләре – Ижау. Берничә көн элек, яңа ел каникуллары көннәрендә сезнең тамашаны кабат күрәсебез килә, – дип, Ижаудагы милләттәшләребез Мәңгәргә кабат чакыру юллаган.
–Түләүле тамашаларына караганда, түләүсезләре күбрәк. Яшь артистларыбыз, бик теләп, хәйрия чараларында катнаша. Инвалидлар ункөнлегендә берничә спектакль куйдылар. Балалар бакчаларына, картлар йортларына да барып уйныйсылары килә. Тик шушы таҗлы вирус зәхмәте юлларын бүлеп тора, – дип сүзебезгә кушыла Алинә Мөхәммәтгалиева.

Мәңгәрлеләр – хәзер телевидениедә дә көтеп алынган кунак. Аларны «Әдәби хәзинә», «Татарлар» тапшыруларына, Шаян ТВга әледән-әле чакырып торалар. Клипларда, кыска метражлы фильмнарда да еш күренә хәзер алар. Россия төбәк балалар театр коллективлары фестивалендә җиңеп чыгулары, республика күләмендәге фестивальдә ике тапкыр I дәрәҗәле диплом «Алтын битлек» белән бүләкләнүләре, әлбәттә, балалар күңелендәге иҗат орлык-
ларының уңдырышлы туфракка төшүе турында сөйли.
Олы Мәңгәрдә безне шаккатырган тагын бер күренешкә тукталасы килә. Әле җитмешенче, сиксәненче елларда Мәңгәр урамнарында тактадан җәелгән тротуар булган. Себер татарлары авылларында йөргәндә, урамның бер ягы буйлап такта җәелгән юллар күрергә туры килде анысы. Ләкин бездә бит җир сазлыклы түгел. Шуңа күрә мондагы хәл башка нәрсә турында сөйли: Казан басып алынгач, аннан киткән әби-бабаларыбыз белән бергә, шәһәр культурасы авыл җиренә дә килеп керә. Димәк, озак еллар халык театры эшләп килү өстенә, курчак театры да уңышлы гына эшләп киткән Олы Мәңгәр шәһәр традициясен дәвам итә.

Рәшит МИНҺАҖ

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*