
65нче татар гимназиясеннән Заһитова Гүзәл Миртимер кызы һәм 84нче татар гимназиясе укытучысы Идрисова Эльвира Мәлихан кызы бирелгән сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирделәр, укытуда заманча технологияләргә таянып эшләүләрен ачык мисалларда исбатладылар. Конкурсантларны абруйлы жюри бәяләде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегеннән Ногманова Альмира Әфтах кызы да бар иде.